Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

20нче "Ладушки" балалар бакчасы "Сәйяр" театр бәйгесендә катнаша

Ике атна эчендә Рүзәл Мөхәммәтшинның "Өрә белмәгән көчек" дип аталган әсәрен сәхнәгә куйдык. Генераль репетициядән соң премьерага зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылган иде.

Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Ике пәрдәлек әсәрне балалар бер сулышта карады. Алар Кәҗәне Бүре алып киткәч бик кайгырды. Озак кайгырырга туры килмәде, ярдәмгә Акбай, Гали һәм Сарык килеп, явыз Бүрене куып җибәрде. Бу хәлгә Тычкан белән бергә балалар да бик куанды. Галинең "Дус булыйк! Тату булыйк!", дигән сүзләре нәни тамашачыларга үгет-нәсихәт булып яңгырады. Тамашачылар нәни артистларны алкышларга күмеп рус һәм татар телендә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рольләрне 11нче зурлар рус төркеме балалары: Гали – Арслан Макаров, Акбай – Роман Ерхов, Кәҗә – Анастасия Пятаева, Сарык – Дарья Баканова, Тычкан – Амелия Лебедева, Бүре ролен Роман Чубин башкарды.  Театр татар милли көйләре белән үрелеп барды.

Театрны әзерләүдә һәм сәхнәгә куюда яр-дәм иткән тәрбиячеләребез: Гөлнара Әбү-
зәр кызы Бәдретдиновага, грим салучы Галина Николаевна Рассохинага һәм опера-тор Ләйсән Хәлим кызы Нуреевага олы рәх-мәтемне белдерәм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса