Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

1нче «Карлыгач» балалар бакчасы 9 Майга әзерләнде

9 Май – илебез, һәр Россия гаиләсе өчен иң изге һәм иң мөһиме булган бөек халык бәйрәменә быел, юбилей елында әзерлек аеруча киң колач белән бара.

Безнең 1нче «Карлыгач» балалар бакчасында да бу мөһим датага алдан ук әзерләнә башладык. Төркемнәрдә әхлакый - патриотик почмак, Җиңү көненә кадәр вакытны санап бару календаре рәсмиләштерелде, «Үлемсез полк» стендын бизәү өчен ветеран туганнар турында мәгълүмат белән фотографияләр җыйдык.

Һәм кинәт – үз-үзеңне изоляцияләү... Эшне өй шартларында дәвам итәргә туры килде. Балалар бу бөек бәйрәмгә багышлап шигырьләр, рәсемнәр әзерләделәр. Танкларда янган, окоплардан давыллы ут астына ташланган, гомерләрен кызганмаган, барысын да җиңгән кешеләрне без беркайчан да онытмабыз. Алар бит дан-шөһрәт, бүләкләр һәм хөрмәт өчен түгел, ә без хәзер матур яши, укый, эшли һәм бәхетле була алсын өчен тырышкан...

https://vk.com/video182969084_456239038


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса