Чаралар су объектларында куркынычсызлык айлыгы кысаларында үткәрелде.
11нче «Искорка» балалар бакчасында, су объектларында куркынычсызлык айлыгы кысаларында, чаралар үткәрелде. Тәрбиячеләр балалар белән «Юка боз», «Сулык бозында куркынычсызлык кагыйдәләре», «Сулыкларда хәвеф-хәтәрләр», «Бала елгада», «Су белән шаярма» темаларына әңгәмә кордылар.
Яшь бөгелмәлеләргә видеороликлар һәм презентацияләр күрсәттеләр. Балалар уенлы һәм проблемалы ситуацияләрне чишүдә, сюжетлы-рольле, дидактик һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнаштылар. «Суда куркынычсызлык» темасына рәсем ясадылар, төрле әсәрләр һәм шигырьләр укыдылар.
Тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары өчен сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча материаллар белән мәгълүмати стендлар эшләнде, «Сулыкта (елгада, күлдә) үз-үзеңне тоту кагыйдәләре», «Сулыклар янында балаларның иминлеге өчен җаваплылык» дигән темага белешмәлек тәкъдим ителде.
Айлыкның барлык чаралары да тәрбияләнүчеләрнең, аларның ата-аналарының һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең тормышларын һәм сәламәтлеген саклау һәм ныгытуны пропагандалауга юнәлтелгән иде.