Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Берничә мәзәк

Бер бабай "запарай"ын кабызып, базарга барырга чыга. Ярты юлда моторы ватыла. Нишләргә белми торганда, иномарка бе­­­лән бер гүзәлкәй килеп туктый: "Бабай, әйдә - так арбаңны!". Машинаны буксирга тагалар. "Мине авыл юл чатында калдырырсың инде, балам!" - ди бабай. Кузгалып китәләр... Боларны "Мерседес" бе­лән егетләр узып китә. Җитмәсә, кызны ирештереп китәләр......

Бер бабай "запарай"ын кабызып, базарга барырга чыга. Ярты юлда моторы ватыла. Нишләргә белми торганда, иномарка бе­­­лән бер гүзәлкәй килеп туктый: "Бабай, әйдә - так арбаңны!". Машинаны буксирга тагалар. "Мине авыл юл чатында калдырырсың инде, балам!" - ди бабай. Кузгалып китәләр... Боларны "Мерседес" бе­лән егетләр узып китә. Җитмәсә, кызны ирештереп китәләр... Кыз, артта буксир барын онытып, газга баса! Машина алга ыргыла. Инде юл чатын да үтеп китәләр, бабай мескен машинасын чак алып бара.
Күктә очып йөргән вер­толет экипажы рапорт би­рә: "Уфа-Самара трас­сасының 156 нчы километрында чп! Тыелган тиз­лектә "Мерседес" 65-56
мак җилдерә, аның артыннан "Опель" 32-23 тат оча! Иң гаҗәбе шул: "Запорожец 968" 22-33 кув ал фараларын кабызган, әле уң яктан, әле сул яктан аларны узмакчы була..."
***
- Ачыгыз, полиция!
- Өйдә беркем дә юк!
- Ә кем сөйләшә?
- Сезгә кемдер сөй­ләш­­­кән кебек тоелган гына.
- Ә нигә ут яна?
- Хәзер сүндерәм.
***
Имтиханда. Профессор:
- Фамилиягез?
Студент елмаеп:
- Гатин.
- Нигә шулай шатланасыз?
- Беренче сорауга дөрес җавап бирдем!
***
Светофорда кинәт туктаган джип артына "Запорожец" машинасы килеп керә, машинадан чыгучылар күренми. Бабай бик борчыла, пенсиям дә бетте, квартирым да бетте, и беткән баш беткән, үкенечкә калмасын дип,
мон­­тировка ала да джип­ның фараларын вата, ишекләренә, капотына суга да, машинасына утырып, китеп тә бара. Шок хәлендә утырганнарның берсе көчкә аңына килеп:
- Әле ярый без бә­релмәдек, бөтенләй бет­кән булыр идек, - дип әйтте ди.
***
- Алло, исәнмесез, "Күңел" радиосымы?
- Әйе, "Күңел" радиосы, тыңлыйбыз сезне!
- Мин кичә кошелёк таптым. Анда 10 мең доллар акча һәм Ирек Сафин исеменә паспорт иде. Зинһар, Ирек өчен "Их, күңел ачабыз" дигән җырны тапшырсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса