Телефоннан сөйләшү (сериал)
- Исәнмесез, хөрмәтле иптәш Туфан Абдуллович Миңнуллин! - Исәнмесез, хөрмәтле иптәш... Гафу итегез, исем-фамилиягез һәм әтиегезнең исемен белмим. - Сезнең өчен аның әһәмияте юк. Хөрмәтле тамашачым, дисәгез ялгышмассыз. Чөнки Сез язганнарны театрда карап барам. - Исәнмесез, хөрмәтле тамашачым!.. - Безнең сөйләшү юмор беләнрәк башланып китте. Ләкин сүз җитди нәрсә турында...
- Тыңлыйм Сезне...
- Сез заманында коммунист булган кеше. Ялгышмасам, парторг та идегез.
- Әйе, мин бүген дә коммунистик идеяләргә каршы кеше түгел.
- Анысы сезнең ихтыярда. Заманга яраклашучы Сез генә түгел. Сүз Ленин турында. Мин сезнең «Дивана»гызны карадым. Мин аны караганннан соң шундыйрак фикергә килдем: Сез Ленин белән саташкан егетне дивана дип атаганда Ленинның үзен дә бик үк нормаль кеше түгел дип әйтергә телисез шикелле. Дөрес фикер йөртәмме?
- Сез кем?
- Аның әһәмияте юк, дидем.
- Сез коммунистмы?
- Сезнең кебегрәк. Ләкин мин Сезне гаепләргә җыенучы түгел. Мин аңларга теләүче.
- Яхшы. Алайса, әйтегез, Сез Ленинны нормаль кеше дип уйлыйсызмы?
- Мин аны бөек шәхес дип саныйм. Һәрхәлдә, Сезнең белән минем кебек кенә түгел. Ничек диләр әле «Зәңгәр шәл» дигән спектакльдә? «Синдәй, миндәй бозау» диләрме?
- Рәхмәт «комплиментларыгызга».
- Ачуланмагыз, сүз уңаеннан гына... Соравыгызга җавап: Ленин дивана түгел.
- Мин дә дивана ук димим. Ләкин кылган гамәлләрендә диваналык бар шикелле.
- Мәсәлән?..
- Сез Рәсәй дип аталган илнең тарихын яхшы беләсезме?
- Чамалыйм.
- Анда яшәгән халыкның ниндирәк икәнен дә чамалыйсыздыр.
- Кайсы халыкны күздә тотасыз?
- Барыбызны да. Урысы, татары, якуты, чукчасы...
- Яһүдләрне атамадыгыз.
- Аларны кертми торыйк.
- Нигә?
- Алар килгән халык. Калганнарының борынгы тамырлары шушы җирдә.
- Шуннан?..
- Шуннан шулайрак дип уйлыйм. Шушындый халык яшәгән җирдә дөньяны үзгәртергә тырышу диваналык түгел микән?
- Ни булган мондагы халыкка? Бүтәннәрдән ни аермасы бар?
- Аермасымы?.. Сез дә, мин дә коммунистлар идек. Хәзер кемнәр? Гомерләре буе шахтада эшләгән йөк атларына яктылык күрсәтергә ярамый, сукыраялар.
- Шуның белән ни әйтергә телисез?
- Ленин бабай бик үк нормаль кеше булмаган дип әйтергә телим.
- Ләкин... Ләкин спектакльдәге кебек китап төягән тагарак сөйрәтеп йөртмәскә иде.
- Анысын мин язмадым. Режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең фантазиясе. Һәм бик тә уңышлы табыш дип саныйм. Пушкинның ярык тагарагын беләсездер.
- Сау булыгыз...
- Сау булыгыз, хөрмәтле тамашачым.
«Сәхнә», 2011, №6 (июнь)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа