Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Окопта

Совет солдатлары окопта утыралар…Нимесләр һөҗүмгә күчкән.Бер урыс исемнәрен белгән нимес кычкыра икән: -Иван! Иван башын күтәргән дә: -Мин! Нимес Иванны атып үтергән дә тагын кычкырган: -Сергей! -Мин! Нимес аны да атып үтергән.Ата икән,ата икән… Окоп төбендә бары бер татар калган.Үзе: -Ярабби,Мөдәрис димәсә генә ярар иде,-дип пышылдый икән. ***** Автомәктәптә имтихан...

Совет солдатлары окопта утыралар…Нимесләр һөҗүмгә күчкән.Бер урыс исемнәрен белгән нимес кычкыра икән:

-Иван!

Иван башын күтәргән дә:

-Мин!

Нимес Иванны атып үтергән дә тагын кычкырган:

-Сергей!

-Мин!

Нимес аны да атып үтергән.Ата икән,ата икән… Окоп төбендә бары бер татар калган.Үзе:

-Ярабби,Мөдәрис димәсә генә ярар иде,-дип пышылдый икән.

*****

Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

*****

Бер профессор үзенең коллегаларына сөйли:

-Төш күрәм, имеш мин студентларга лекция укыйм. Уянып китсәм, чынлап та лекция укыйм икән!

*****

Суалчан малае әнисеннән сорый икән:

-Әни, әти кайда ул?
-Дуслары белән балык тотарга чыгып киткән иде, улым.

*****

Берәү самолетка сарык алып кермәкче була икән. Стюардесса:

- Самолетка сарык белән ярамый.
- Бу сарык түгел, күчтәнәч, ә сарык Казанда экзамен бирә.
 
*****
 
Суд бара. Судья сорый:
- Ул сезгә нинди максат белән сукты?
- Ул максат белән сукмады, иптәш Судья, көрэк белән сукты.
 
*****
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса