Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Мәзәкләр

Ирләрнең хатыннарыннан ишетергә теләгән сүзләре: - Гафу ит, мин хаксыз булганмын икән. - Кадерлем, бик әз эчтең түгелме соң әле? - Мин артык күп сөйләшмимме? - Мин утын ярып керәм әле. - Әниләргә мин үзем генә барам, ә син өйгә дусларыңны җыеп, аулак өй үткәр. - Мин синең исерек чагыңны...

Ирләрнең хатыннарыннан ишетергә теләгән сүзләре:
- Гафу ит, мин хаксыз булганмын икән.
- Кадерлем, бик әз эчтең түгелме соң әле?
- Мин артык күп сөйләшмимме?
- Мин утын ярып керәм әле.
- Әниләргә мин үзем генә барам, ә син өйгә дусларыңны җыеп, аулак өй үткәр.
- Мин синең исерек чагыңны шундый яратам.
- Мин бит акчаны җитәрлек эшлим, бәлки, син эшеңне ташларсың?
* * *
- Ярдәм итегез. Батам. Мин йөзә белмим!
Үтеп баручы:
- Мин дә йөзә белмим, ә бер дә синең кебек сөрән салмыйм, - дип китеп барган.
* * *
Бер әби бала арбасына күз салгач, әти кешегә:
- Абау, күз тимәсен, бигрәк матур игезәкләр! Икесе дә малаймы?
- Юк, берсе генә. Уң яктагысы кавын.
* * *
Әнисе кияүдәге кызын күрергә килгән.
- Кызым, кияү белән начар торасыз бугай. Күршеләрнең әйтүенә караганда, кичә дә талашкансыз.
- Кеше ни димәс, ышанма, әни. Ирем белән өч көн сөйләшкәнем юк инде.
* * *
- Беркөнне урманда куркудан чак кына үлмәдем, - дип сөйли аучы дусларына. - Урманнан бара идем - ни күрим - аяк астында кара елан!
- Шуннан?
- Шуннан шул, җентекләбрәк карасам - ул таяк булып чыкты.
- Таяктан куркып, үлгәндә калдыңмы?
- Юк. Аны үтерергә дип алган таягым елан булып чыкты...
* * *
- Гаепләнүче, юлда тапкан янчыкны сез шул ук көнне полициягә тапшырырга тиеш идегез.
- Полициядә ул көнне беркем дә юк иде, гражданин судья.
- Ә икенче көнне?
- Ә икенче көнне янчыкта берни дә калмаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса