Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Мәзәкләр

География укытучысы укучыдан: "Панама каналы турында берәр нәрсә беләсеңме?" - дип сорый. - Юк, - ди малай, - безнең телевизорда андый канал юк.    Өч егет ресторанга керә. Икесе кием элеп маташканда, өченчесе, тиз генә менюны алып, иң кыйммәтле ашамлыкларны сызып куя. Алар килгәч: - Сайлагыз, бүген сый...

География укытучысы укучыдан: "Панама каналы турында берәр нәрсә беләсеңме?" - дип сорый.
- Юк, - ди малай, - безнең телевизорда андый канал юк.
  
Өч егет ресторанга керә. Икесе кием элеп маташканда, өченчесе, тиз генә менюны алып, иң кыйммәтле ашамлыкларны сызып куя. Алар килгәч:
- Сайлагыз, бүген сый өчен мин түлим, - ди.
 
Бер агай машинада утыра. Аңа ике салмыш бәндә бәйләнә.
- Әй, картлач, тартырга бир!
- Гафу, мин тартмыйм бит!
Тегеләр, йодрыкларын йомарлап, аңа ташланмакчылар. Агай монтировка белән берсенә тондырып өлгерә, сәрхуш аңсыз калып егыла. Агай икенче исеректән:
- Сиңа да тартырга кирәкме? - дип сорый.
- Юк, рәхмәт, моның белән икебезгә берне тарттырдың дип исәплә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса