Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Мәзәкләр

Берәү даруханәгә керә дә: - Сездә бәрәңге бармы? - Гафу итегез, бу даруханә, бездә бәрәңге сатылмый… Икенче көнне баягы кеше тагын керә: - Сездә бәрәңге бармы? - Нинди бәрәңге?! Монда дарулар сатыла бит! Бу күренеш биш көн рәттән кабатлана. Даруханәче түзми, зур хәрефләр белән "БӘРӘҢГЕ ЮК" дип белдерү элеп куя....

Берәү даруханәгә керә дә:
- Сездә бәрәңге бармы?
- Гафу итегез, бу даруханә, бездә бәрәңге сатылмый…
Икенче көнне баягы кеше тагын керә:
- Сездә бәрәңге бармы?
- Нинди бәрәңге?! Монда дарулар сатыла бит!
Бу күренеш биш көн рәттән кабатлана. Даруханәче түзми, зур хәрефләр белән "БӘРӘҢГЕ ЮК" дип белдерү элеп куя.
Баягы кеше килеп керә дә, белдерүне укып, даруханәчегә:
- Менә бит, кайчандыр монда бәрәңге булган!..
***
Авторемонтлау остаханәсендә:
- Әйтегезче, минем машина белән нәрсә дә булса эшләп буламы?
- Әлбәттә, - ди оста, - аның алгы һәм арткы бамперларын алырга да араларына яңа машина кыстырып куярга кирәк.
***
- Нихәл, дус, исәнме?
- Бик яхшы, үзең ничек?
- Минем хәл ярыйсы. Кара әле, синдә илле-йөз сум акча юкмы?
- Монда юк шул, янымда йөртмим.
- Ә өйдә ничек?
- Бер килеш. Кечесенә бераз салкын гына тиде. Авырып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса