Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Мәзәкләр

- Карале, синең нибары 3 сыерың бар, ә үзең көн саен иртән өчәр центнер сөт тапшырасың. - Моның сере бик гади. Мин иртә белән сыерлар янына кергәч, бер генә җөмлә әйтәм: "Нишлибез: сөт тапшырабызмы әллә итме?" *** Колхозда җыелыш бара. Район җитәкчеләре райүзәктә яшәүче бер эшмәкәрне рәислеккә тәкъдим итәләр. Ә...

- Карале, синең нибары 3 сыерың бар, ә үзең көн саен иртән өчәр центнер сөт тапшырасың.
- Моның сере бик гади. Мин иртә белән сыерлар янына кергәч, бер генә җөмлә әйтәм:
"Нишлибез: сөт тапшырабызмы әллә итме?"
***
Колхозда җыелыш бара. Район җитәкчеләре райүзәктә яшәүче бер эшмәкәрне рәислеккә тәкъдим итәләр. Ә аның ерактагы авылга күчәсе килми - райүзәктә аның өч катлы коттеджы балкып утыра, әшнәләре бихисап икән. Һәм ул колхозчыларга болай дип мөрәҗәгать итә:
- Хөрмәтле гражданнар, минем булдыра алмавым бар бит...
- Булышырбыз! - дип дәррәү куба хатын-кызлар.
- Мин бит салырга яратам.
Колхозның бөтен байлыгын эчеп бетерүем ихтимал...
Инде ирләр урыннарыннан сикерешеп торып, бердәм кычкыралар:
- Булышырбыз!..
***
Ике кыз сөйләшә:
- Мин кияүгә тик мәхәббәтем буенча гына чыгачакмын!
- Мин дә… Нинди булса да шәбрәк очрак килеп чыкмаса…
***
Бер түрә янына ачулы бер кеше килеп керә дә:
- Хайваннарны саклау җәмгыяте мондамы? - дип кычкыра.
- Монда… Ә сезне кем дә булса рәнҗеттеме әллә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса