Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Мәзәкләр

Юлда ЮХИДИ хезмәткәре машинаны туктата: - Сез сәгатенә 60 километр тизлек белән бардыгыз, ә монда 40 билгесе тора… - Гафу итегез, минем тизлегем төптөгәл 40 иде, иптәш постовой… - Менә радар күрсәтте бит… Монда йөртүченең хатыны кысыла: - Иптәш лейтенант, бәхәсләшмәгез. Салган чакта минем ирем шулай бик тә үзсүзле инде...

Юлда ЮХИДИ хезмәткәре машинаны туктата:
- Сез сәгатенә 60 километр тизлек белән бардыгыз, ә монда 40 билгесе тора…
- Гафу итегез, минем тизлегем төптөгәл 40 иде, иптәш постовой…
- Менә радар күрсәтте бит…
Монда йөртүченең хатыны кысыла:
- Иптәш лейтенант, бәхәсләшмәгез. Салган чакта минем ирем шулай бик тә үзсүзле инде ул…
***
- Нигә сезнең һәр шимбә фатирыгызда мәче кычкыра?
- Мин аны юам…
- Мин дә юам, минеке кычкырмый бит алай!
- Ә сез аны сыкмыйсыз мәллә?
***
- Сания, чәй кайда ул? Эзлим, таба алмыйм…
- Әй, шуны да белмисең. Чәй "Аптечка" кабында, анда какао банкасы, аңа "Тоз" дип язылган..
***
Ике пеләш кеше кычкырыша.
- Син миннән дә пеләшрәк!
- Ничек ул: синең дә, минем дә бер бөртек чәч юк!
- Ә синең башың зуррак!
***
Ике күрше гәпләшә:
- Күрше, мин сине бик тә хөрмәт итәм.
Әмма биш чәркә җибәргәч, син хайванга әвереләсең.
- Соң мин эчмәдем бит.
- Аның каравы, мин эчтем.
***
Бер хатын ахирәтенә сөйли:
- И-их, хәзерге яшьләр! Беләсеңме, уналты яшьтәге кызымның инде егете бар.
Ә миңа бүген утыз тулганын ул оныткан!
***
- Минем хатыным төрле хайваннарны ярата. Аеруча этләрне һәм мәчеләрне…
- Ә минеке ит ашамый…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса