Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Мәзәкләр

Ниһаять, безнең күршедә дә аз керемле кешеләр өчен яңа йорт төзеп бетерделәр. Анда күчкән халык өчен сөенгәнемне белсәгез: ниһаять, аларның да үз фатиры бар. Тик шул күршеләрнең "Инфинити", "БМВ" һәм "Мерседес"лары аркасында ишегалдында минем "Калина"га урын калмады.    Дөрес булса, үлгән "гаишник"ларның җаны җирдә кала икән. Алар тынычлык...

Ниһаять, безнең күршедә дә аз керемле кешеләр өчен яңа йорт төзеп бетерделәр. Анда күчкән халык өчен сөенгәнемне белсәгез: ниһаять, аларның да үз фатиры бар. Тик шул күршеләрнең "Инфинити", "БМВ" һәм "Мерседес"лары аркасында ишегалдында минем "Калина"га урын калмады.
  
Дөрес булса, үлгән "гаишник"ларның җаны җирдә кала икән. Алар тынычлык таба алмыйча, эш урыннарында, юлларда, постларда каңгырап очып йөриләр, ди. Тик үлгән гаишникларның җаннары беркемне туктата да, штраф та сала, акча да сорый алмый. Алар өчен әнә шул тәмуг була икән инде.
  
Cтудент имтиханда билет ала, карый һәм куркудан кире куя… Профессор аптырап:
- Нигә кире куйдың? - дип сорый.
- Бу бит 13 нче билет. Ә мин ырым-шырымнарга ышанам.
- Ышанма, - ди профессор һәм 13 нче билетны табып алып, студентка тоттыра.
Тегесе "бишле"гә җавап бирә. Коридорда аннан сорыйлар:
- Син барлык билетларны да өйрәндеңме әллә?
- 13 нче билетны гына ятлаган идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса