Мәзәкләр
Автомәктәптә имтихан бара: - Двигатель ничек эшли? - Үз сүзләрем белән мөмкинме? - Әлбәттә! - Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
***
Әнисе елап шешенеп беткән улын теш
врачы кабинетыннан алып чыгып бара:
- Улым, врач абыйга нәрсә дияргә кирәк?
Малай, яшь тулы күзләрен сөртеп:
- Утта ян, кабахәт!
***
- Айнур, минем компьютерым эшләми.
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып
карадыңмы?
- Әйе, барыбер эшләми.
- Розеткага тыкканмы?
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
- Ә шырпы нигә?
- Бездә утны сүндерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа