Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Мин мәктәпкә соңга калам

Хатыны командировкада. Ире иртән кызын бакчага алып китә. Бер бакчага керә - баланы алмыйлар, икенче бакчага керә алмыйлар. Өченчесенә барып карыйм микән дип торганда кызы аның җиңеннән тарта: "Әти, болай йөрсәк, мин мәктәпкә соңга калам" *** Ире (йокы аралаш) : - Телевизорны сүндер. - Булмый, бәгърем, без кинотеатрда. *** Купедагы...

Хатыны командировкада. Ире иртән кызын бакчага алып китә. Бер бакчага керә - баланы алмыйлар, икенче бакчага керә алмыйлар. Өченчесенә барып карыйм микән дип торганда кызы аның җиңеннән тарта: "Әти, болай йөрсәк, мин мәктәпкә соңга калам"

***

Ире (йокы аралаш) :

- Телевизорны сүндер.

- Булмый, бәгърем, без кинотеатрда.

***

Купедагы бер яшь егет янына карак керә дә, пистолетын төзәп:

- Тиз! Акча! - дип кычкыра.

- Минем бер тиенем дә юк…

- Ә нигә калтырыйсың?

- Билет тикшерүче дип торам…

***

- Алло, полицияме бу?

- Тыңлыйбыз сезне. Ни булды?

- Монда мине бүлешә алмыйча ике кыз сугыша.

- Нәрсәсе начар инде моның? Сезгә сөенергә генә кирәк.

- Соң, ямьсезе җиңә башлады бит!

***

Җитәкче сәркатип кызга әйтеп торып хат яздыра. Кинәт компьютер "эленеп" кала һәм кыз шефның бераз көтеп торуын үтенә. Тынлык… Күпмедер вакыттан сәркатип, "мышка" белән өстәлгә суккалап, ачулы тавыш белән:

- Я, нәрсә терәлеп каттың! Күпме көтәргә була сине?!

Җитәкче: - Гафу-гафу… Дәвам итәбез: "Без түбәндәге нәтиҗәгә…"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса