Кызым, балыгың свежиймы?
Мәктәптә укытучы сыйныфка мөрәҗәгать итә: - Киләсе дәреснең темасы "Кешедә баш мие ничек урнаша" дип атала. Шуңа күрә үзегез белән чүкеч, өтерге һәм зеленка алып килегез. **** Урып җыю эшләре төгәлләнгәч,райком секрктаре өлкә комитетына телефоннан шалтырата: -Быел уңыш уртача булды:былтыргыдан кимрәк,киләсе елныкыннан артыграк. **** Әрмән радиосына сорау бирәләр: -"Запорожец" сәгатенә...
Мәктәптә укытучы сыйныфка мөрәҗәгать итә:
- Киләсе дәреснең темасы "Кешедә баш мие ничек урнаша" дип атала. Шуңа күрә үзегез белән чүкеч, өтерге һәм зеленка алып килегез.
****
Урып җыю эшләре төгәлләнгәч,райком секрктаре өлкә комитетына телефоннан шалтырата:
-Быел уңыш уртача булды:былтыргыдан кимрәк,киләсе елныкыннан артыграк.
****
Әрмән радиосына сорау бирәләр:
-"Запорожец" сәгатенә 140 километр тизлек белән чаба аламы?
-Әлбәттә,әгәр аны Арарат тавыннан төшереп җибәрсәң.
****
Хатыны:
-Тизрәк машина алыйк инде.Ичмасам,бер дөнья күрербез.
Ире:
-Кайсы дөньяны-монысынмы,тегесенме
*****
Әби базарда йөри:
- Кызым, балыгың свежиймы?
- Свежий булмый ни, ул бит тере балык.
- Булса ни, мин дә тере бит менә бик ук свежий тугел! - ди әби.
****
дискәтүктә медляк..
-Матур кыз,сез биисезме?-
Юк.
-Әйбәәт,эйдәгез машина этергә булышыгыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа