Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Көлгәнгә – көлке

- Хатынлыкка кил миңа, Сәгыйдә. - Куйчы, мин синнән 15 яшькә кече бит. - Борчылма, миңа кияүгә чыксаң, бик тиз картаерсың. * * * - Безнең тавык сезгә кермәгәнме? - Кәстрүлне ачып кара, шунда түгелме? * * * Галләм бабайны кунакка чакыралар. Икенче көнне танышы очрап сорый моннан: - Я...

- Хатынлыкка кил миңа, Сәгыйдә.
- Куйчы, мин синнән 15 яшькә кече бит.
- Борчылма, миңа кияүгә чыксаң, бик тиз картаерсың.
* * *
- Безнең тавык сезгә кермәгәнме?
- Кәстрүлне ачып кара, шунда түгелме?
* * *
Галләм бабайны кунакка чакыралар. Икенче көнне танышы очрап сорый моннан:
- Я ничек, аш-су тәмле булдымы?
- Мин берни дә ашый алмадым, - ди бабай. - Янымда утырган кылый күзле бер ир-ат табын беткәнче минем тәлинкәдән ашады.
* * *
- Нигә кызымны тукмадың, кияү балакай?
- Җәмил белән кинога барганы өчен.
- Соң ул сиңа тормышка чыкканчы булган хәл бит.
- Ә мин ул турыда кичә генә белдем.
* * *
Бер кыз өйгә йөгереп кайта да әнисенә:
- Әни, әни, Камил миңа тәкъдим ясарга тели, - ди.
- Телиме, әллә ясадымы?
- Әлегә ясамады, әмма хатынын аерган инде.
Абруй НАСЫЙРОВА әзерләде.
Акбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса