Берничә мәзәк (3)
- Вәли, ник елыйсың, ни булды? - Институттан куып чыгардылар... - Елама, Вәли, елама, солдатлар түзем булырга тиеш! * * * Хөкемдар: - Залда тынычлык таләп итәм! Әгәр кемдә булса: "Хөкемдар - карак!" - дип кычкырса, аны шунда ук залдан куып чыгарачакмын! - Хөкемдар - карак! - Гаепләнүче, бу кисәтү...
- Вәли, ник елыйсың, ни булды?
- Институттан куып чыгардылар...
- Елама, Вәли, елама, солдатлар түзем булырга тиеш!
* * *
Хөкемдар:
- Залда тынычлык таләп итәм! Әгәр кемдә булса: "Хөкемдар - карак!" - дип кычкырса, аны шунда ук залдан куып чыгарачакмын!
- Хөкемдар - карак!
- Гаепләнүче, бу кисәтү сезгә кагылмый!
* * *
- Сез салым декларациягездә, 6 миллион сум акча эшләп алып, 10 миллион сум туздырдым, дигәнсез. Бу нәрсәне аңлата?
- Хәерчелекне! Очын-очка ялгый алмый яшим!
* * *
Бер татарны немец формасына киендереп, разведкага әзерлиләр:
- Әгәр немецларны очратсаң, "Хайль, Гитлер!" дип сәламлә, - диләр.
Аны разведкага җибәрәләр һәм күп тә үтми каршысына зур гына бер немец килеп чыга.
Бу каушап кала һәм немецка ялгыш: "Хәл ничек!" - дип кычкыра. Тегесе: "Аллага шөкер", - дип җаваплый...
* * *
Бер егет атына атланып, сөяркәсе янына чапкан. Җиде катлы йорт янына җиткәннәр болар. Егет атына әйтә икән:
- Мин җиденче катка менәм. Син шушында гына тор! Берәрсе ишек шакыса, мин синең өстеңә сикереп төшәрмен дә, чабарбыз моннан!
Ат ризалашкан. Егет дәртләнеп балконнар буйлап үрмәләп менеп киткән, сөяркәсе сагынып каршы алган...
Бервакыт ишек шакыйлар. Егет уйлап та тормастан, балконнан аска сикерә... Өйдәге ханым киенеп-ясанып ишек ачса - ат басып тора:
- Хуҗага әйтегез әле, тегеннән бик каты яңгыр килә, мин подъездга кереп торам...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа