Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Берничә мәзәк

Стадионда икәү сөй­ләшә: - Миңа әнә теге - муенына кызыл яулык ураган йөгерешче ошый. - Яулык түгел бит ул. - Ә нәрсә? - Теле. * * * Медкомиссиядә: - Син, димәк, флотта хезмәт итәргә уйлыйсың? Ә йөзә беләсеңме соң? - Ә нигә йөзәргә? Флотта корабль беткәнме әллә? * * *...

Стадионда икәү сөй­ләшә:
- Миңа әнә теге - муенына кызыл яулык ураган йөгерешче ошый.
- Яулык түгел бит ул.
- Ә нәрсә?
- Теле.

* * *

Медкомиссиядә:
- Син, димәк, флотта хезмәт итәргә уйлыйсың? Ә йөзә беләсеңме соң?
- Ә нигә йөзәргә? Флотта корабль беткәнме әллә?

* * *

Ике дус сөйләшә:
- Үзең машинамны кем урлаганын беләм дисең, ә үзең милициягә әйтмәгәнсең.
- Сабыр итәм әле. Ремонтласын башта бераз...

* * *

Реанимациядә ятучы ике ир сөйләшеп китә:
- Син бирегә ничек эләктең?
- "Запорожец" машинасына куәтле двигатель урнаштырып, 150 км белән элдертә башлаган идем, көпчәкләр төшеп калды.
- Аңлашылды болай булгач. Мин үземнең "Мерседес"ымда бара идем, ни күрим - "Запорожец" узып маташа. Баш буталып киткән дә, туктап торам дип уйлап, машинадан чыга башлаганмын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мәзәк