Мәзәкләр
- Карале, дустым, хатының җырлый башлау белән нигә дип балконыңа чыгып басасың? - Кешеләр бу хатынын кыйный икән дип уйламасыннар тагын дип куркам... *** Бер егет дустына сөйли: - Бер кыз белән танышкан идем, тик аның әти-әнисе безнең бәхеткә каршы төшә - алар безнең өйләнешүебезне тели... *** Россия шундый зур...
- Карале, дустым, хатының җырлый башлау белән нигә дип балконыңа чыгып басасың?
- Кешеләр бу хатынын кыйный икән дип уйламасыннар тагын дип куркам...
***
Бер егет дустына сөйли:
- Бер кыз белән танышкан идем, тик аның әти-әнисе безнең бәхеткә каршы төшә - алар безнең өйләнешүебезне тели...
***
Россия шундый зур һәм гаҗәп ил ул - аның бер почмагында эчәләр, ә бу вакытта икенче почмагында инде баш төзәтеп утыралар...
***
Ришвәтчеләр җен-пәриләр кебек ул: алар безнең арабызда яшиләр, кайчак күренеп тә киткәлиләр, әмма берсен дә тотып алып, кирәкләрен бирә алганыбыз юк.
***
Азык-төлек бәясе күтәрелгәч, бер хатын күршесенә мөрәҗәгать итә: "Әйдәгез, болай сөйләшик: мин сезнең майда йомырка кыздырам, шуның өчен сез итегезне минем шулпада пешереп алыгыз..."
***
Мәңгелек сораулар арасында иң авыры "Нәрсә эшләргә?" яки "Кем гаепле?" түгел, ә "Кайда йөрдең, хайван?" дигәне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа