Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Берничә мәзәк

Горбачев үз чорында урамдагы зур чиратны кү­рә дә машинасыннан чыгып: - Нәрсәгә торасыз? - Аракыга, Михал Сергеич. - Ә арагызда коммунистлар бармы? - Бар!.. Бар!.. - Партия өчен хурлык бу! Сезне партия сафларында тота алмабыз - куарга кирәк! - Куар идек тә, чүпрә белән шикәре дә юк бит! * *...

Горбачев үз чорында урамдагы зур чиратны кү­рә дә машинасыннан чыгып:
- Нәрсәгә торасыз?
- Аракыга, Михал Сергеич.
- Ә арагызда коммунистлар бармы?
- Бар!.. Бар!..
- Партия өчен хурлык бу! Сезне партия сафларында тота алмабыз - куарга кирәк!
- Куар идек тә, чүпрә белән шикәре дә юк бит!
* * *
Берәү даруханәгә ке­рә дә:
- Сездә бәрәңге бармы?
- Гафу итегез, бу даруханә, бездә бәрәңге сатылмый…
Икенче көнне баягы кеше тагын керә:
- Сездә бәрәңге бармы?
- Нинди бәрәңге?! Мон­да дарулар сатыла бит!
Әлеге хәл биш көн
рәттән кабатлана. Дару-
ха­нәче түзми, зур хә­рефләр белән "БӘРӘҢ­ГЕ ЮК" дип бел­дерү элеп куя.
Баягы кеше килеп керә дә, белдерүне укып, даруханәчегә:
- Менә бит, кайчандыр монда бәрәңге булган, - ди.
* * *
Бер хәерче үтеп баручыга:
- "Баюга мең дә бер ысул" китабы авторына сәдака бирегезче.
- Сез аның авторы?! Ә нигә алайса хәерчеләнеп утырасыз?
- Ә бу нәкъ шул ысул­ларның берсе…
* * *
Урам буйлап бер таза гына хатын бара. Аннан хәерче:
- Ханым, минем инде биш көн ашаганым юк…
- Мин сезгә карап сок­ланам! Шуның кадәр тү­зә алырга кирәк бит!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса