Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Елмаеп алыйк әле

Кораб кечкенә генә утрау яныннан үтә. Ә анда сакаллы бер кеше кычкыра һәм кулларын болгый... - Бу кем соң? - дип сорый пассажир капитаннан. - Кем белгән аны. Һәр ел моннан узганда, шулай саташа ул… *** Бер хатын ахирәтенә сөйли: - Берничек тә иремне тәртипкә өйрәтә алмыйм - һәрчак акча...

Кораб кечкенә генә утрау яныннан үтә.
Ә анда сакаллы бер кеше кычкыра һәм кулларын болгый...
- Бу кем соң? - дип сорый пассажир капитаннан.
- Кем белгән аны. Һәр ел моннан узганда, шулай саташа ул…
***
Бер хатын ахирәтенә сөйли:
- Берничек тә иремне тәртипкә өйрәтә алмыйм - һәрчак акча янчыгын башка урынга куя…
***
Горбачев үз чорында урамдагы зур чиратны күрә дә машинасыннан чыгып:
- Нәрсә артыннан торасыз?
- Аракыга, Михал Сергеич.
- Ә арагызда коммунистлар бармы?
- Бар!.. Бар!..
- Партия өчен хурлык бу! Сезне партия сафларында түзә алмабыз - куарга кирәк!
- Куар идек тә, чүпрә белән шикәре дә юк бит!
***
Берәү сукыр хәерчегә акча тондырган да тегесенең акчаны алып кесәсенә тыкканын күреп:
- Сез нәрсә монда сукыр булып кыланып утырасыз?!
- Гафу итегез, мин чын сукырны алыштырып кына торам. Ул кино карарга киткән иде, мине үзе өчен утырып торырга сорады. Ә үзем мин телсез…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса