Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

"Бөгелмә авазы" газетасы бәйге оештыра

Яз җитүгә, авыл җирлекләрендә кызу эш башлана. Рәсемебез герое да мондый мәшәкатьләрдән читтә калмаска уйлаган, ахрысы. Шулай ук "Бөгелмә авазы" газетасы да яңа эшләр, яңа идеяләр белән янып йөри. Сезгә өр-яңа конкурс тәкъдим итәбез. Әлеге фотосурәткә кызыклы һәм җор сүзле рәсем асты уйларга кирәк. Җавапларны газета сайтында нәкъ шушы рәсем...

 

Яз җитүгә, авыл җирлекләрендә кызу эш башлана. Рәсемебез герое да мондый мәшәкатьләрдән читтә калмаска уйлаган, ахрысы. Шулай ук "Бөгелмә авазы" газетасы да яңа эшләр, яңа идеяләр белән янып йөри. Сезгә өр-яңа конкурс тәкъдим итәбез. Әлеге фотосурәткә кызыклы һәм җор сүзле рәсем асты уйларга кирәк. Җавапларны газета сайтында нәкъ шушы рәсем астында кабул итәбез. Конкурста катнашу өчен бары тик http://www.bugulma-tat.ru/ сылтамасы белән сайтка керергә, "Мәзәкләр" рубрикасын ачарга һәм әлеге фотосурәтне табарга кирәк. комментарий калдырганда үзегезнең электрон почта тартмасын күрсәтү зарур, әлеге информация башкалар күзлегеннән читтә калачак, ә безгә исә хәбәрләшү өчен элемтә чыганагы булып торачак. Һәр бәйгенең бүләге була. иң тапкыр һәм иң кызыклы рәсем асты уйлап табучыга, һичшиксез, бездән бүләк булачак - матур тартмалы "дәһәр" чәй. Конкурска йомгак 13 июнь көнне кичке 10да ясалачак һәм газета битләрендә җомга көнне бастырылып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса