Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Ак яулыклы әби

Йортлар арасыннан бара идек, ишетәбез берәү: "Гөл-гөл-гөл!" - дип кошлар чакыра. Менә килеп җиттек. Калкурак урынга чүпрәк җәеп утырган ак яулыклы әби икән. Алдында таз белән ипи, күмәч валчыклары. Төшендек, бу әби икмәк калдыкларын чүплектән алып кереп, турап алып чыккан. Хәзер кошларны сыйлый. Минем белән килүче әйтә: - Кара әле,...

Йортлар арасыннан бара идек, ишетәбез берәү: "Гөл-гөл-гөл!" - дип кошлар чакыра. Менә килеп җиттек. Калкурак урынга чүпрәк җәеп утырган ак яулыклы әби икән. Алдында таз белән ипи, күмәч валчыклары. Төшендек, бу әби икмәк калдыкларын чүплектән алып кереп, турап алып чыккан. Хәзер кошларны сыйлый.
Минем белән килүче әйтә:
- Кара әле, болар һич кыстатмыйча ашыйлар икән!
Мин әйтеп куйдым:
- Казанда да - гөл-гөл, Бөгелмәдә дә - гөл-гөл, ахры, бер телдә аралашалар болар.
Иптәшем:
- Алар бит татар күгәрченнәре! Шулайдыр - диде. Көлештек.
Үзебезчә җор сүз әйттек, имеш. Безнең көлгәннән әбинең хәтере калмасын дип борылып карадык, миннән көләләр дип уйлавы бар бит. Борылып карасак, әби игътибар да итмәгән икән, ул уңга да, сулга да икмәк валчыклары сибә. Узып киткәч, борылып: "Рәхмәт, абыстай, кошларның әҗер-саваплары сезгә җәннәт ачкычы булсын", - диясем килде.
Габдулла БАТЫРШИН.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса