Зөя елгасы аша салынган күпер су астында калган
Буа районындагы Зөя елгасы аша салынган автомобиль күпере су астында калган. Бу хакта РФ Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча хезмәтчелеге хәбәр итә. Күпер Килдураз авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан. Зыян күрүчеләр турында хәбәр юк. Буа районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия экстрен хезмәтчелекләр транспортларыннан...
Буа районындагы Зөя елгасы аша салынган автомобиль күпере су астында калган. Бу хакта РФ Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча хезмәтчелеге хәбәр итә. Күпер Килдураз авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан. Зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.
Буа районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия экстрен хезмәтчелекләр транспортларыннан тыш, әлеге күпер аша автомобильләрнең йөрешен тыйды. Автомобильләр әлегә Зур Фролово аша йөри алалар, дип яза "Казан порталы".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа