Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Жанна Фрискеның әти-әнисе хәйрия фондына 21 миллион сум акча кайтарырга тиеш

Җырчы Жанна Фрискеның әти-әнисе "Русфонд" дәгъвасы буенча 21 миллион сум кайтару турындагы суд карарына апелляция гаризасы биргән. Бу хакта Мәскәүнең Беренче май район суды матбугат сәркатибе хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Искәртеп үтик, элек суд җырчының әти-әнисенә дәвалауга тотылмаган акчаларны кире кайтару карарын чыгарган иде. Сүз 21,6 миллион...

Җырчы Жанна Фрискеның әти-әнисе "Русфонд" дәгъвасы буенча 21 миллион сум кайтару турындагы суд карарына апелляция гаризасы биргән. Бу хакта Мәскәүнең Беренче май район суды матбугат сәркатибе хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Искәртеп үтик, элек суд җырчының әти-әнисенә дәвалауга тотылмаган акчаларны кире кайтару карарын чыгарган иде. Сүз 21,6 миллион сум турында бара. Акча Беренче канал телевизор караучылары тарафыннан рак белән чирләүче Жанна Фрискега дәвалану өчен җыелган иде.

Җырчының әти-әнисе гаризасын карау вакыты Мәскәү шәһәр судында әлегә билгеләнмәгән, дип яза "Татар-информ".

Жанна Фриске берничә ел каты авырудан соң 2015 елның 15 июнендә вафат булды. Аның улы Платон ятим калды. Малайның әтисе - телетапшырулар алып баручы Дмитрий Шепелев.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса