Завод үсештә
17 октябрь көнне "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы вәкилләре шәһәребезнең БЭНЗ заводында булып, андагы эшнең торышы белән якыннан таныштылар.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Шушы көннәрдә үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үткән Бөгелмә электр насослары заводы җитештерү куәтен арттыру өчен барысын да эшли. Завод цехларында булганнар моның шулай икәнлегенә үз күзләре белән күреп инандылар.
Заводта очрашуның төп максаты итеп, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов икътисади кризистан чыгу тәҗрибәсе белән уртаклашу икәнлеген ассызыклады. Белгәнебезчә, моннан берничә ел элек БЭНЗ нәкъ менә шундый авыр хәлдә калган иде. Инде шул кыен чорны кичеп, завод ныклы адымнар белән киләчәккә атлый. Быел җәмгыять коллективы хезмәткәрләре /аларның саны бүгенге көндә 1100дән артып китте. Авт./ еллык табышны 1 миллиард сумнан арттырырга җыеналар һәм киләсе елдан башлап, чама белән 1,5 миллиард сумлык табыш алу планлаштырыла. Болар турында БЭНЗ башкарма директоры И.Шәрипов тәфсилләп сөйләде.
Шулай ук бүгенге көндә җәмгыять территориясендә ил күләмендә тиңдәше булмаган проектны - кабельләр заводы өчен җиһазларны монтажлау эше тулы көченә бара.
"Бөгелмә" эшлеклеләр клубы Президенты Ринат Харисов "Промстрой" ҖЧҖ директоры В.Карабанов белән "Мастер Кляйн" җитәкчесе А.Куркинны эшлеклеләр сафларына алынулары белән тәбрик итте.
Клуб үз эшен "Бөгелмә-РУНАКО" футбол командасына ярдәм күрсәтү ки-рәклеге турындагы карар кабул итү белән йомгаклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа