Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Заманасы шундый...

Кайчандыр бик популяр булган "Электроник" дигән балалар фильмында һәркемнең күңеленә кереп калган сүзләр бар: "До чего же дошёл прогресс!" - дип соклана андагы геройларның берсе. Бу әйтем бүгенге көнгә дә бик туры килеп тора: телефоннар, навигаторлар көндәлек тормыш атрибутларына әйләнде, автомобильләрдә угрылардан саклау өчен сигнал системалары гына түгел, ә аннан...

Кайчандыр бик популяр булган "Электроник" дигән балалар фильмында һәркемнең күңеленә кереп калган сүзләр бар: "До чего же дошёл прогресс!" - дип соклана андагы геройларның берсе. Бу әйтем бүгенге көнгә дә бик туры килеп тора: телефоннар, навигаторлар көндәлек тормыш атрибутларына әйләнде, автомобильләрдә угрылардан саклау өчен сигнал системалары гына түгел, ә аннан ягулык-майлау материалларын, башка кыйммәтле әйберләрне чәлдерүчеләргә каршы да заманча чаралар күп кулланыла.

Шундый системаларның берсе - "Страж" программасы кысаларында эшли торган "Мина" шушы көннәрдә күршеләребез "Лениногорскнефть" идарәсе ДНГ-5 цехының 3 нче скважинасы территориясендә бульдозердан ягулык урларга маташучыларны тоткарларга ярдәм итте. Төнге 11 тулганда сигнал килүгә, "Витязь" хосусый сак предприятиесе патруль экипажы урынга юл ала һәм канистрлар белән "коралланган" ике угрының "кулына суга". Лениногорск районында яшәүчеләр булып чыга алар. "Эшкә" үз машиналарында килгәннәр. 200 литр ягулыкны агызып алырга өлгергәннәр инде. Бу хакта тиз генә эчке эшләр бүлегенә дә хәбәр җибәрелә. "Татспецтранспорт" идарәче компаниясенең "Лениногорское УТТ" җәмгыятенә килгән матди зыян күләме - 6 682 сумлык.

Өстәмә тикшерүләр барышында бу "геройлар"ның моннан тыш тагын шундый биш урлашуда катнашканнары ачыклана. Вакыйгаларның берсе быел 19 мартка каршы төндә була. Ул төндә угрылар шул ук идарәнең "ЦДНГ-5" территориясендәге бульдозердан 260 литр дизель ягулыгы алып китәләр (8 681 сумлык).
Караклар озын-озак ял итеп ятмый, икенче төндә үк тагын кәсепкә чыгалар. Бу юлы Чертанлы торак пункты янындагы "ЦДНГ-2" территориясендәге бульдозер зыян күрә: радиатор һәм башка частьларын - барлыгы 14 211 сумлык әйберләрен җыеп алалар.
Февраль аенда да алар 240 литр дизель ягулыгы урлаган булганнар (8 013 сумлык). Шулай да иң төшемле ай март була: 5 мартта - 8 000 сумнан артык, 13 мартта 9 015 сумлык акча "эшлиләр".
Барысын бергә җыеп санасаң, 1 210 литр ягулык урлаганнар алар. "Татспецтранспорт" УК" җәмгыятенә килгән зыян 54 615 сум тәшкил итә. Бүгенге көндә бу гамәлләр буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса