Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Заман белән бер адымда

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, 5 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов Бөгелмә муниципаль районы сайлау округында гражданнарны кабул итте. План буенча билгеләнгән бу очрашуга үз проблемалары белән 7 кеше килгән иде.

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Иң беренче итеп, депутат пенсионер Клара Даутбаеваны тыңлады. Ул күпквартирлы торак йортта үт-кәрелгән капиталь ремонтның сыйфаты начар булудан зарланды. Пенсионерның әйтүенә караганда, 40 еллык бу йортта хәзер күгәрекләр пәйда булган, стеналар начар буялган - пычрак, чатнаган урыннары күп. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары К. Даутовага булган дәгъваларны кәгазьгә язып бирергә тәкъдим итте, ә 13 ноябрь көнне ул йортны карарга махсус үзе барачагын әйтте.
"Поляна" торак ширкәте рәисе Бари Галиев ТР Дәүләт Советы депутатына шәһәребезнең Вахитов урамындагы 4 нче һәм Ленин урамындагы 1 нче йортлары мәсьәләсендә мөрәҗәгать итте. Ул биналарның 2043 һәм 2028 елгы капремонт программасына кертелгәнлекләрен, әмма аларга ремонтның бүгеннән кирәклеген әйтте. Ю. Камалтынов бу проблеманы да каләм очына алды, районда расланган программадагы һәр йортны аерып карарга ышандырды.
"Депутатлар өчен мондый очрашуларның мөһимлеге - республикабыз шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләр белән турыдан-туры элемтәгә керү мөмкинлегендә. "Заман сулышын тоеп" дигән гыйбарә бар. Закон чыгаручылар законны язалар, ә аларның тормышчан һәм яшәеш өчен кулай-уңай булуын аңлар өчен ул законнарның кешеләр тормышында ничек чагылыш табуын күрергә кирәк. Мондый очрашулар халыкны борчый торган барлык нәрсәләрне аңларга ярдәм итә", - диде Ю. Камалтынов журналистларга биргән әңгәмәсендә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Бөгелмәдә һәр айның беренче чәршәмбесендә муниципалитет бинасының (Гафиятуллин урамы, 7) 212 нче бүлмәсендә гражданнарны кабул итәчәк. Мәгълүматлар өчен телефоннар һәм электрон почта: 8(85594) 4-03-99, bugulma@tatedinoros.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса