Үз эшенә һәркем җаваплы карарга тиеш
Бөгелмә шәһәре мэры, район башлыгы Илдус Касыймов җитәкчелегендә үтеп киткән ягу сезоны нәтиҗәләре турында утырыш булып узды. Анда быелгы ягу сезонының өзеклекләрсез һәм авариясез үткәнлеге ассызыклап үтелде.
Бүгенге көндә кайнар су белән тәэмин итү өлкәсендә 6 җылылык алмашу җайланмасын урнаштыру һәм НГЧ-10, РМЗ, 53 нче квартал,
3 нче номерлы үзәк җылыту котельныйларында чистарту эшләре, шулай ук Муса Җәлил, Кызыл Армия, Совет, Петровская, Гафиятуллин, Г. Успенский, Юбилей урамнарындагы кайбер йортларда җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау эшләре алып барыла.
Барлыгы 6 авыл шәхси җылытылуга күчерәләчәк, чөнки аларга бу өлкәдә хезмәт күрсәтү табыш китерми башлаган.
- Киләсе ягу сезонына әзерләнү коммуналь комплекстагы һәр хезмәткәрнең җаваплылыгына һәм оешманың проблеманы хәл итүгә ни рәвешле якын килүенә бәйле, - дип искәртеп узды шәһәр мэры. - Ремонт эшләрен планлаштырган вакытка төгәлләү мөһим, ә гражданнардан исә кулланган хезмәтләр өчен вакытында түләп бару сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа