Үз агачыңны утырт!
Халыкта ир кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар. Бу ир егетләргә генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә барыбызга да кагыла. Табигать кешене тудырган, туендырган, эчәргә су, суларга һавасын биргән. Без һәммәбез - табигатьнең бер бөртеге. Без дә аңа карата битараф калмаска тиеш.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Шул максаттан, без дә, "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре тату коллективыбыз белән агач утырту акциясендә катнаштык - язын шау чәчәктә утыра торган "Спирея" дип аталучы бик матур куаклар утырттык.
"Ел саен гаиләбез белән агач үсентеләре утыртабыз. Ә дус, тату коллективыбыз белән мондый изге гамәлдә катнашу, бигрәк тә күңелле булды. Газетабызның баш мөхәррире Руслан Җәләев, шоферыбыз Альберт Сәяпов һәрбер агачка чокыр казыдылар. Безгә, хатын-кызларга, кулыбыз белән җайлап кына күмеп куясы калды. Ә соңыннан куаклар төбенә күп итеп су сиптек. Болай бөтен күңелне биреп, нәзәкатьле итеп башкарган эшнең нәтиҗәсе дә уңай булыр, агачларыбыз үсеп китәр, күргән саен безне сөендереп торырлар дип уйлыйм", - дип шатланды газета хәбәрчесе Райлә Хафизова.
Басмабызның җавап-лы сәркатибе Әлфинур Шәвәлиева да күркәм гамәлгә сөенеп бетә алмый: "2010 елдагы янгыннарда бик күп урманнар, агачлар югалту бик тә үкенечле хәл булды. Шуның өчен дә, бүгенге көндә табигатьне торгызуга күп көч таләп ителә. Һәрбер кеше бу проблемага якын килеп, табигатькә дустанә мөнәсәбәтләрен белдереп, яшеллекне торгызуга үзләреннән өлеш кертсеннәр иде. Без бит барыбыз да - табигать балалары", - дип, үз уй-фикерләре белән уртаклашты.
Менә шулай күңелле, матур үтте безнең бу күркәм гамәлебез. Чарадан барыбыз да бик күп уңай кичерешләр алдык. Киләчәктә дә мондый игелекле гамәлебезне дәвам итәрбез әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа