Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Юлда афәт кимеми...

Агымдагы елның 9 аенда республика территориясендә 4076 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 512 кешенең гомере өзелгән, 5294 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, мондый вакыйгалар саны - 1 процентка, һәлак булганнар - 3,2 имгәнүчеләр 2,7 процентка арткан. Бу исә быел 40 очрак күбрәк теркәлгән,...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Анализ күрсәтүенчә, һәлакәтләрнең күпчелеге (86,3 проценты, ягъни 3519 очрак) транспорт чаралары белән идарә итүчеләр гаебе аркасында килеп чыкан. Шуларның 286сы - эчкән хәлдә руль артына утыру нәтиҗәсе. Исереклек сәбәп булган һәлакәтләрдә 48 кешенең гомере өзелгән, 434 кеше имгәнгән.
Шоферлар гаебе белән килеп чыккан вакыйгаларның өчтән бере диярлек (1234 очрак) хәрәкәт итү тизлеген дөрес сайламау нәтиҗәсе булып тора. Алдагы машинаны узып китү кагыйдәләрен санга сукмау аркасында - 252, юллар кисешкән урыннардан узып китү вакытларында 633 һәлакәт очрагы теркәлгән. Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш машина руленә утырганнар 187 вакыйгага сәбәп булган.

Агымдагы елда юл-транспорт вакыйгалары корбаннарының өчтән бере юлда тизлекне арттыручылар гаебе белән җан тәслим кылган. Тизлекне тиешеннән арттырып йөрү машиналар бәрелешкәндә кешеләр күргән казаларның, имгәнүләрнең иң авыр очракларына китерүче фактор булып та тора: корбаннарның
38 проценты нәкъ менә каршы хәрә-кәт юлында гомерләре өзелгән, 10 процентының якты дөнья белән хушлашуына транспорт чарасы белән салмыш хәлдә идарә иткән шоферлар гаепле.
Әйе, саннар аяусыз һәм хиссез. Без ул - юл хәрәкәтендә катнашучы шоферлар һәм җәяүлеләр, аларны укып, үзебезгә нәтиҗә ясарга тиешле кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса