Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Юлчылар кышка әзер

Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән, Агачлар яфрак коя. Суык кышны каршыларга Җыена бөтен дөнья. Тик күңелдә бүген бәйрәм, Юк сәбәп боегырга, Киресенчә, туды сәбәп Бергәләп җыелырга. Юлчыларга, зурлау көне итеп, Телик әле изге теләкләр, Изге теләкләрне тели-тели, Дулкынлансын әйдә йөрәкләр, - дип җырлана җырларда. Чыннан да, юлчыларга да җырлар күп кенə...

Көзләр җиткән, гөлләр шиңгән,
Агачлар яфрак коя.
Суык кышны каршыларга
Җыена бөтен дөнья.
Тик күңелдә бүген бәйрәм,
Юк сәбәп боегырга,
Киресенчә, туды сәбәп
Бергәләп җыелырга.
Юлчыларга, зурлау көне итеп,
Телик әле изге теләкләр,
Изге теләкләрне тели-тели,
Дулкынлансын әйдә
йөрәкләр,
- дип җырлана җырларда. Чыннан да, юлчыларга да җырлар күп кенə авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдəм итəдер ул. Моның шулай икəнен гомерлəрен, хезмəтлəрен юлларга багышлаган, иҗтиһат иткəннəр бик яхшы белə. Шəһəребездə эшлəүче "Татарстан нефть юллары" җəмгыятендə көч куючылар исə җырны да, спортны да үзлəренə юлдаш итеп алганнар. Əлеге җəмгыять составында эшлəүче сигез автомобиль юллары идарəсе хезмəткəрлəре, елына ике мəртəбə Бөгелмəдə җыелып, күп кенә спорт төрлəрендə үзара көч сынашалар. Əлеге матур традиция инде шактый еллар дəвам итə һəм язын - табигать уянган бер мəлдə җəмгыятьнең гүзəл затлары, спорт сөючелəре үзара ярышса, салкын, карлы кышка кергəндə, ир-атлар үзлəренең физик мөмкинлеклəрен тикшерə.
Быел да 15 ноябрь көнне "Татарстан нефть юллары" җəмгыятенең спорт комплексы янына бер-бер артлы күрше шəһəрлəрдəн автобуслар агылды, алардан ныклы адымнар белəн ярышларга килүчелəр төшə торды. Спорт залында исə бəйрəм рухы хөкем сөрә иде. Менə командалар тезелү вакыты да килеп җитте, 120дəн артык спортчыны җəмгыять директоры Рифкать Хаҗипов сəламлəде, аларга уңышлар, көчлелəрнең җиңеп чыгуын
телəгəч, ярышларның баш хөкемдары Юрий Хəминов спартакиаданы ачып җибəрде.
Спорт ярышлары җиде төрдəн гыйбарəт булды: пневматик мылтыктан ату, өстəл теннисы, шахмат, гер күтəрү, бильярд, аркан тартышу һəм волейбол уеннарыннан. Əлбəттə инде, шахмат, пневматик мылтыктан ату, өстəл теннисы, бильярд ярышлары чагыштырмача тыныч шартларда үтсə, волейбол уеннары, аркан тартышу, гер күтəрү кебек популяр уен төрлəрендə тамашачылар да үзлəренең команда вəкиллəренə тырышып көч биреп тордылар. Ə ярышларның финал өлеше якынайган саен спорт залында атмосфера кызганнан-кыза барды. Һəркем үзе көч биреп торган команданың җиңеп чыгуын телəде. Шулай булганда, ихластан куанды, ə инде киресенчə килеп чыкканда, җиңелүчелəрне юатырга ашыкты. Шулай булмыйча, бит ярышларның соңгысы түгел лə, димəк, килəселəренə тагын да ныклабрак əзерлəнеп килергə кирəк булачак. Монда көчсез көндəшлəр юк икəн шул!
Гомуми зачетта якташларыбыз - Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе вәкил-ләре җиңүчеләр булдылар, икенче урында - нурлатлар, өченче мактаулы урынны күршеләребез азнакайлар яулады.
Менə шулай кызыктыргыч һəм мавыктыргыч узды ир-атлар арасындагы спорт ярышлары. Спартакиаданың ахырына кадəр баш җиңүче кем булыр икəн дигəн сорау һавада эленеп торды. Шуңа күрə якташларыбызның җиңүе тагын да əһəмиятле, тагын да кыйммəтле иде. Хəер, ярышларда җиңелүчелəр булмады анысы, һəркем үзенең күптəнге хезмəттəше белəн очрашты, хəл-əхвəл сорашты, ихластан аралашты. Ярышлар арасында җəмгыятьнең профсоюз хезмəткəрлəре көче белəн /рəисе - Владимир Маркелов/ тəмле аштан, кайнар чəйдəн авыз итəргə мөмкин булды. Соңыннан аерым һəм гомуми зачетта җиңүчелəрне котладылар. Аларга истəлеккə кыйммəтле бүлəклəрне җәмгыять директорының беренче урынбасары - баш инженер Николай Горбачев тапшырды.
Шулай итеп, җəмгыять составындагы идарə вəкиллəре үзлəренең кышкы сезонга тулысынча əзер икəнлеклəрен тагын бер тапкыр дəлиллəделәр. Юлда йөрүчеләргә исән-имин булыгыз дияргә генә кала.
Руслан ҖƏЛƏЕВ.
Елена Ефимова фотолары.
Рəсемдə: волейбол ярышлары бик киеренке барды; XXVI ир-егетлəр спартакиадасы кубогы иялəре - Бөгелмə автомобиль юллары идарəсе командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса