Юл һәлакәтендә 4 баланың гомере өзелгән
15 майда, җәйге яллар вакытында балаларны юлтранспорт вакыйгаларына юлыгудан саклау максатыннан, Татарстанда, шул исәптән безнең Бөгелмә районында да "Игътибар - балалар!" дигән профилактик акция башланып китте. Агымдагы елның дүрт аенда республика юлларында балалар катнашында 135 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 4 баланың гомере өзелгән, 138е төрлечә зыян күргән. Соңгы вакытта җәяүле...
15 майда, җәйге яллар вакытында балаларны юлтранспорт вакыйгаларына юлыгудан саклау максатыннан, Татарстанда, шул исәптән безнең Бөгелмә районында да "Игътибар - балалар!" дигән профилактик акция башланып китте.
Агымдагы елның дүрт аенда республика юлларында балалар катнашында 135 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 4 баланың гомере өзелгән, 138е төрлечә зыян күргән.
Соңгы вакытта җәяүле балалар бәлагә күп юлыга. Дүрт айда булган һәлакәтләрнең 78е - алар катнашында (барлык вакыйгаларның 58 проценты). Статистика мәгълүматлары шулай ук 16 яшькә кадәрге балаларның җәй айларында юлтранспорт афәтендә ешрак зыян күрүе турында сөйли. Әйтик, узган 2014 елның июнь - август айларында теркәлгән 234 юл вакыйгасында 5 бала һәлак булган, 248е имгәнгән, төрле тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар эләккән фаҗигаләрнең һәр дүртенчесендә алар махсус җайланмага утыртылмаган булган. Шундый күңелсез хәлләрнең берсе быел 15 майда Бөгелмәдә булган. Совет рамындагы 149 нчы йорт каршында ике машина бәрелешә. Бәрелү көчле була, безнең ил машинасы шофёры алган тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлә. Чит ил машинасы пассажирлары - 1980 елгы ханым белән 2009 елгы бала да зыян күрәләр. Бала салонда махсус җайланмадан башка гына була.
Хөрмәтле әти-әниләр! Тиздән каникул башлана. Җәйге ямьле көннәрдә балаларны өйдә генә тоту мөмкин түгел, алар күбрәк саф һавада булырга тиеш. Сез исә аларны велосипедта, скутерларда йөрергә, уйнарга дип урамга чыгарып җибәргәндә, бик игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген кат-кат кабатлагыз, моның мөһим икәнлеген аңлатыр өчен көчегезне, вакытыгызны кызганмагыз!
Җәйге чорда афәтләрне мөмкин кадәр булдырмый калдыру максатыннан, ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау юнәлешендә дә эш алып баралар. Баланың тәртип бозу очрагы ачыкланса, ул укый торган мәктәпкә хәбәр җибәрелә. Мәктәптә исә бала һәм аның әти-әнисе белән әңгәмәләр уздырыла, сөйләшү нәтиҗәләре турында ЮХИДИ бүлегенә хәбәр ителә. Тәрбия процессында, әлбәттә, әти-әниләрнең роле бик зур, чөнки дөньяга һәм урамда үз-үзеңне тотуга караш нәкъ менә олылар үрнәгендә, гаиләдә формалаша. Шуңа күрә дә "Гаилә турында"гы Законда балигъ булмаганнарның юлда үз-үзен тотышы өчен җаваплылык ата-анага йөкләнүе турында әйтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа