Югалган егетне эзлиләр. Җинаять эше кузгатылган
Әлмәтленең югалу факты буенча «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 1990 елның 1 гыйнварында туган Вәлиев Камил Илһам улы билгесез шартларда югала. Ул 2016 елның 18 октябрендә Әлмәт шәһәре, Дружба урамы, 7 А адресы буенча урнашкан йорттан чыгып китә һәм шушы көнгә кадәр кайдалыгы билгеле түгел. Егеткә 25-30 яшьләр чамасы,...
Әлмәтленең югалу факты буенча «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
1990 елның 1 гыйнварында туган Вәлиев Камил Илһам улы билгесез шартларда югала. Ул 2016 елның 18 октябрендә Әлмәт шәһәре, Дружба урамы, 7 А адресы буенча урнашкан йорттан чыгып китә һәм шушы көнгә кадәр кайдалыгы билгеле түгел. Егеткә 25-30 яшьләр чамасы, буе 165 см, уртача гәүдәле, чәче коңгырт сары төстә, туры, күзләре коңгырт.
Ни дә булса белүчеләр түбәндәге телефоннар буенча шалтырата ала: 8 (8553) 43-93-28, 8(8553) 39-23-11, 8-987-008-33-85.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа