Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Әйе, “ышаныч телефоны” сезне тыңлый...

Россия Наркотиклар әйләне-шенә контрольлек итү федераль хезмәте Татарстан Республикасы идарәсе Бөгелмә районара бүлегендә инде менә берничә ел "ышаныч телефоны" эшли. Законсыз рәвештә наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнеше (тарату, куллану, җитештерү, саклау һәм башкалар) турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, бүлеккә хәбәр итә аласыз.

Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.

Күп кенә хәбәрләр тикшерү үзә-генә исемсез килеп ирешә. Кеше үзен атаган очракта, ул кешегә уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсе язма рәвештә җиткерелә. Килеп ирешкән мәгълүматларның берсе дә игътибарсыз калмый, барысы да районара бүлек җитәкчелеге каравына тапшырыла. Һәр хәбәр тикшерелә, шик расланса, җинаятьчеләр тотыла, наркотиклар һәм сату нокталары юк ителә.

Быел ун ай эчендә Бөгелмә районара бүлеге "ышаныч телефоны"на 18 кеше шылтыраткан. Наркотик сату һәм җитештерү турындагы шылтыратулар аноним хәбәрләр журналына языла бара. Шуннан соң мәгълүмат тикшерелә, расланса, җинаять эше кузгатыла. Мәсәлән, 2011 елның гыйнвар - октябрь айларында, шәһәр һәм район халкы хәбәрләренә таянып, наркополиция тарафыннан 10 җинаять эше кузгатылган.

Быел февраль урталарында Бөгелмә районара бүлегенә шәһәрнең үзәк урамнарының берсендә яшәүчеләрдән аларның йортларындагы бер фатирга еш кына наркоманнар җыелуы һәм зәһәр химикат исе чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Оператив тикшерүләр уздыргач, бу фатир хуҗасына наркотик кулланучы кунаклар килүе ачыклана. 56 яшьлек гражданин Ф.Сабирҗанов үзенең кунаклары белән бик куркыныч һәм организмны тиз арада таркатучы дезоморфин кулланган. Аның фатирында әзер наркотик матдә, күпсанлы кулланылган шприцлар, химик реактивлар һәм медицина препаратлары табылган. Бу эш буенча материаллар Бөгелмә судына җибәрелгән һәм 11 май көнне Ф.Сабирҗановны 5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылган.

Законсыз рәвештә кулланыла торган наркотик матдәләргә каршы чараларга халыкны күпләп җәлеп итү өчен федераль хезмәткәрләр "Үлем сатучылар турында хәбәр ит" дип аталган Бөтенроссия акциясе оештыра. Аның беренче этабы март аенда үтте, ә 10-18 ноябрьдә бу акциянең икенче этабы узачак.

Наркотиклар әйләнешен тикшерү бүлеге сездән ярдәм сорый. Наркотик матдәләр куллану, тарату турында ни дә булса белсәгез, хәбәр итегез. Бер хәбәр дә игътибарсыз калмаячак. Бөгелмә наркотиклар әйләнешен тикшерү бүлегенең "ышаныч телефоны": 8(85594) 4-22-50.

Наркоманиягә һәм наркобиз-неска каршы көрәш белгечләренең ярдәменә мохтаҗ һәм аларның киңәше кирәк булганнарга, "Үлем сатучылар турында хәбәр ит" акциясе кысаларында, мәгълүмати ярдәм күрсәтеләчәк. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә, наркология табиблары, психолог-лар, яшьләр белән эшләү оешмалары, белем бирү өлкәсендәге белгечләр, җәмәгать оешмалары да һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

Наркология диспансеры психологы: 8-917-299-77-67.

"Яшүсмер" ("Подросток") үзә-ге (мәгариф): 6-22-00.

"Милениум" клубы: 6-54-22.

Бу афәткә каршы бергә көрәшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: наркотик афәт ышаныч телефоны Агулану