Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Җыйгач, күпләп җыела

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Татнефтегазпереработка" идарәсе (УТНГП) тарафыннан 2012 елда 843,5 миллион куб метр нефть газы җыеп алынган. Бу, 2011 ел белән чагыштырганда, 53,1 миллион куб метрга күбрәк дигән сүз.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.
Җыелган газның 759,66 миллион куб метры эшкәртелгән, бу исә аннан алда узган елдагыдан 43,5 миллион куб метрга артык.
Җиңел углеводородларның киң фракцияләре 285,59 мең тонна чамасы эшкәртелгән. Эшкәртелә торган югары күкертле газның күләме дә узган елда арта төшкән: чистартырга 120,0 миллион куб метр тапшырылган, бу 8,8 миллион куб метрга артыграк.

Белешмә өчен. "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Татнефтегазпереработка" идарәсе - нефтькә ияреп чыга торган газны һәм җиңел углеводородларның киң фракцияләрен туплап эшкәртү белән шөгыльләнә торган югары технологияле җитештерү комплексы ул. Идарә ике төрле газны берьюлы җыю һәм эшкәртүнең бердәм технологик комплексын булдыру юлы белән производствоның нәтиҗәлелеген күтәрү максатында оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса