Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Җырлыйбыз да биибез, шаярабыз, көләбез...

1 июнь - җәйнең беренче көне, каникуллар башланган вакыт кына түгел, ә җәмгыятебез өчен гаять әһәмиятле вакыйга - Халыкара балаларны яклау көне дә. Ул - балаларның һәрвакытта да өлкәннәрнең җылы карашына һәм җаваплылыгына мохтаҗ булуларын тагын бер кат искәртү, дәлилләү, самими затларга карата һәрвакытта да мәрхәмәтле, игътибарлы булырга кирәклекне кат-кат...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Билгеле инде, нәниләрнең, алар-ның якыннарының кәефен күтәрә торган күркәм чара, матур традиция буенча, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең 14 нче
"Журавушка" прогимназиясендә дә гөрләп узды. Бәйрәм бик матур үтте: балалар күңелле, матур җырлар башкардылар, табышмаклар чиштеләр, төрле уеннарда зирәклекләрен, чаялыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Нәниләргә өй эшләре дә бирелгән булган, алар пластик шешәләрдән ясалган үзенчәлекле эшләрен тәкъдим иттеләр. Ә чарада "Могҗизалы үзгәрешләр" дип аталган бу конкурсның җиңүчеләре игълан ителде һәм аларның барчасына да бүләкләр тапшырылды. Шулай ук өй эше итеп бирелгән "Мисс елмаю" дип аталган фотолар күргәзмәсе дә беркемне дә битараф калдырмады, биредә иң яхшы дигән эшләр сайланып, җиңүчеләр шулай ук истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Балалар концерты юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерми генә үтмәде, алар иминлек кагыйдәләрен гәүдәләндергән күңелле җырлар башкардылар, светофор дусларының төсләрен дә бик яхшылап искә төшереп үттеләр.

"14 нче прогимназиядә мондый чара традицион төстә ел саен үтә. Нәниләр бәйрәмгә апаларын, абыйларын, туганнарын чакыра алалар, алар бергәләп уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Бу бәйрәмдә "ТНГ-Групп" җәмгыятендә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары гына түгел, ә урамда узып баручы, яисә бездә бәйрәм икәнен белеп килгән һәрбер сабый катнашырга, үзен күрсәтергә, бүләкләр алырга хокуклы.

Безнең бакчада күңел ачучы барлык балаларга да шатбыз. Максатыбыз - гаиләләрне берләштерү, бу көнне аларны тагын да бәхетлерәк итеп күрү, тәрбияләнүчеләребезгә үзләренең иң яхшы, талантлы, җитез икәнлекләрен төшендерү, шатлык мизгелләре бүләк итү. Чөнки бала нәрсәдер башкарып, бүләккә ия булса, аның үзбәясе күтәрелә, үз-үзенә ышанычы арта", - дип, балаларга әлеге истәлекле көн уңаеннан иң изге теләкләрен җиткереп, сәламәтлек, бәхет, күңелле яллар теләде прогимназия директоры Елена Владимировна Безрукова.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә бергәләп җырлап-биеп, уйнап, күңел ачканнан соң, балалар үз талантларын күрсәтергә ашыктылар. Алар өчен төрле кызыклы станцияләрдә оештырылган конкурсларда белемнәрен күрсәтеп, җитезлектә көч сынаштылар. Әнә, бәйрәмдә катнашып, шактый бүләкләргә ия булган прогимназиянең 2 нче сыйныфын тәмамлаган Дайана Вәлиева бәйрәмдә катнашуына шатланып туя алмый. "Бер генә елны да килмичә калганыбыз юк. Әле балалар бакчасына йөргән вакытта ук бик теләп катнашып, бүләкләр ота идем, хәзер дә тәрбиячеләр оештырган матур бәйрәмнән бик зур күңел күтәренкелеге алам", - ди кызчык. Ул биредә балалар бакчасына йөрүе, хәзер инде монда укуы өчен дә бик шатлана. "Классташларым белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә, укытучыларыбыз искиткеч итагатьле, мөлаемнар", - ди Дайана. "Шундый матур бәйрәмнәр үткәрүдә катнашкан барлык мөхтәрәм затларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Безнең тәрбиячеләребез - тәрбия һәм укыту мәсьәләсендә дә иң яхшылары", - ди, шатланып, кызчыкның әнисе Ләйсән Вәлиева.

Оля Чеснокова исә әлеге прогимназиянең 6 нчы төркемендә тәрбияләнә, Үзенең "Мисс елмаю" конкурсында катнашып, бүләк алуына шатланып туя алмый. Ул мондый бәйрәмнәрнең ешрак үткәрелүен теләде һәм барлык оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

Әнә, әкият иленең 3 нче сыйныфын тәмамлаган Никита Иванов, бәйрәмнең бар тәмен, ямен татып калырга теләгән сыман, бер генә минут та тик тормый, дуслары белән уйный, һәрбер конкурсны күзәтеп, барысыннан да хәбәрдар булырга тырыша һәм, әлбәттә инде, бүләкләр ота. Ул бигрәк тә шашка уеннарын бик ярата икән, бүген дә ул бу уенның җиңүчеләре рәтендә балкыды.

Әйе, бәйрәмдә бик күп бәйгеләр оештырылган иде. Кечкенәләр белән беррәттән, әти-әниләр, әби-бабайлар да рәхәтләнеп күңел ачтылар. Балалар, ата-аналар, үз чиратларында, "ТНГ-Групп" җәмгыятенә һәм тәрбияче апаларына, көчләрен кызганмыйча, шундый матур чара оештырганнары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Балалар - безнең якты киләчәгебез. Кече яшьтән аларга ныклы игътибар биреп, үрнәк күрсәтеп, яхшы мисалларда гына тәрбияләсәк, алдагы көнебез, илебез киләчәге ышанычлы кулларда булыр. Барлык тәрбиячеләргә дә аларның хезмәтләре, балаларның йөзендәге сөенеч, шатлык өчен зур рәхмәт!



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса