Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Язгы мәшәкатьләр

30 март көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Илдар Халиков җитәкчелегендә киңәшмә узды.

Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.

Сөйләшү барышында капиталь төзәтү программасына кергән күпфатирлы йортларда ремонт эшләренең барышы; фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм аларга ремонт ясау, "Чиста су" программасының үтәлеше, квартирларга шәхси җылыту системасы приборларын урнаштыру; ведомствоара электрон җиһазлар аша элемтә эшләрен оештыру; күп балалы гаиләләргә җир участокларын бүлеп бирү турында һәм авыл хуҗалыгына кагылган мәсьәләләр тикшерелде. Көн кадагында торган әлеге сораулар турында җаваплы затлар сөйләде. Барлык эшләрнең дә график нигезендә алып барылуы, зур тайпылышлар булмавы әйтелде.

Киңәшмә ахырында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җирле мәсьәләләргә тукталды. Бигрәк тә язгы ташу вакытында авыл җирлекләрендә су басу куркынычы һәм саклык чаралары турында әйтел-де. Яз җитү белән төрле урыннарда калкып чыга торган тиешле булмаган чүплекләрне булдырмау, "Чиста су" программасында актив катнашу кирәклеген җиткерде. Шулай ук шәһәр һәм районда капиталь ремонт эшләрен активлаштыру, авыл җирлекләрендәге йортларның әлегә кадәр эшләнеп бетмәгән кадастр паспортларын тиз арада эшләп бетерү бурычы куелды. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегенә игенчелек һәм терлекчелек тармакларына субсидияләрне күбрәк җә-леп итү кирәклеге ассызыкланды.

Гражданнар мөрәҗәгатьләренә килгәндә, бездә бер закон бозу очрагы ачыкланган, ягъни граж-данның мөрәҗәгатенә тиешле срокларда җавап бирелмәгән. Әлеге җитешсезлекне киләчәктә булдырмау, җитәкче затлар тарафыннан җавап закон нигезендә каралган срокта җиткерелергә тиешлеге искәртелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X