Язгы игелекле гамәлләр атнасы
Татарстанда матур традиция буенча быел да Язгы игелекле гамәлләр атнасы уздырыла. 29 март көнне республикада хәйрия эшчәнлегенә багышланган брифингта ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева шул турыда сөйләде. Язгы игелекле гамәлләр атнасын 16 апрельдә "Игелекле Татарстан" проекты белән башлап җибәрү планлаштырыла. Игелек атнасының һәр көнен аерым тематикага багышлау...
Татарстанда матур традиция буенча быел да Язгы игелекле гамәлләр атнасы уздырыла. 29 март көнне республикада хәйрия эшчәнлегенә багышланган брифингта ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева шул турыда сөйләде.
Язгы игелекле гамәлләр атнасын 16 апрельдә "Игелекле Татарстан" проекты белән башлап җибәрү планлаштырыла. Игелек атнасының һәр көнен аерым тематикага багышлау күздә тотыла. Әйтик, 17 апрель - Сәламәтлек көне, 18е дуслыкка багышлана, 19ы - игелекле кино, 20 апрель - Донор көне, 21е - игелекле гамәлләр көне, 22се Игелекле ‰ир көне булып, табигатьне саклауга юнәлтелгән чаралар уздыру ниятләнә, 23ендә исә "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе башланачак.
Моннан тыш, республика районнарына, министрлыклары һәм ведомстволарына, оешмаларына һәм предприятиеләренә 16 - 23 апрель көннәрендә "Спорт сөючән Татарстан" дип аталган тагын бер проектны гамәлгә ашыру тәкъдим ителгән. Узган ел гамәлгә ашырыла башлаган әлеге проект кысаларында спорт киносына игътибар юнәлтү, күренекле спортчылар белән очрашулар уздыру, спорт акцияләре оештыру күздә тотыла.
14 апрельдә "Ел хәйриячесе" конкурсына йомгак ясалачак. 2007 елдан алып, әлеге бәйгедә 1 535 проект җиңүче дип табылган. Бу - Татарстанда социаль сәясәтне гамәлгә ашыруга бик зур ярдәм, дип ассызыклады Л. Фазлыева.
Әлфия МОСТАФИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа