Язгы чакырылыш – 2015
Быелгы хәрби хезмәткә чакырылышның төп үзенчәлеге булып аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында үткәрелүе һәм беренче мәртәбә Кырым федераль округыннан Россия гражданнарының армиягә алынуы тора. 2014 елның 23 июнендә үзгәртүләр кертелгән "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы" Федераль Закон узган елның 30 сентябрендә үз көченә керде. Аның нигезендә югары белемле...
Быелгы хәрби хезмәткә чакырылышның төп үзенчәлеге булып аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында үткәрелүе һәм беренче мәртәбә Кырым федераль округыннан Россия гражданнарының армиягә алынуы тора.
2014 елның 23 июнендә үзгәртүләр кертелгән "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы" Федераль Закон узган елның 30 сентябрендә үз көченә керде. Аның нигезендә югары белемле гражданнарга 1 еллык мәҗбүри чакырылыш урынына контракт буенча 2, яисә 3 ел хезмәт итү мөмкинлеге бар.
2014 елның 21 июлендә № 246-ФЗ Федераль Законының солдатлар (матрослар) һәм сержантлар (старшиналар) әзерләү турындагы өлешенә төзәтмәләр кертелде. Хәзер хәрби кафедраларда белем алучы студентлар хәрби хезмәтне укудан аерылгысыз рәвештә узачаклар.
Узган елның 1 гыйнварыннан 27 яшькә кадәр мөһим булмаган сәбәпләр аркасында чакырылыш, яисә контракт нигезендә хәрби бурычларын үтәмәгән гражданнарга элеккеге кебек хәрби билет түгел, ә 1/У формалы белешмә бирәчәкләр. Анда әлеге гражданинның закон ягыннан нигезсез рәвештә хәрби хезмәт узмавы күрсәтеләчәк. Ә бу, үз чиратында, ул дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт урыннарында эшли алмаячак дигәнне аңлата.
Район чакырылыш комиссиясе гражданинның закон ягыннан нигезсез рәвештә хәрби хезмәт узмавын теркәү өчен үзләренең утырышларын чакырылыш кампаниясе кысаларында гына түгел (1 апрельдән 15 июльгә һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр), ә башка вакытта да уздырырга хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа