Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Яшьләр – һәрчак игътибар үзәгендә

17 ноябрьдә "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсендә Яшь хезмәткәр көне үткәрелде. Бу чара 2010 елның 1 ноябреннән эшкә кергән, әле 33 яшь тулмаган 120 эшчене бергә җыйды. Максат яшьләрне "Лениногорскнефть" идарәсенең төрле объектлары белән таныштыру иде. Экскурсиядән соң яшь хезмәткәрләрнең еллык отчет-сайлау конференциясе уздырылды.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.

Яшь хезмәткәрләр эшчеләр автовокзалында җыелды һәм, өч төркемгә бүленеп, автобусларга утырып, өч юнәлештә экскурсия объектларына юл алды. Беренче төркемнең экскурсия җитәкчесе итеп Венера Таратута бил-геләнде. Аларның объектлар белән танышулары 1 нче ЦКППН (ЛДНСсУПС) һәм 1 нче ЦППДдан (ЛБКНС) башланып китте. Анда эшләүче Светлана Миншина яшь белгечләрне нефть чыгару һәм комплекслы әзерләү, катлам басымын саклау цехында урнашкан җиһазларның эшләү нечкәлекләре белән таныштырып узды

Аннары яшь белгечләр 1 нче ЦДНГның административ бинасына юнәлде. Аларны цех башлыгы Ядкәр Мөхәммәтҗанов каршы алды. Әйтер сүзе күп булуга карамастан, вакыт кысан булу сәбәпле, кыскача гына итеп, нефть һәм газ чыгару цехының эшләү рәвеше турында сөйләде, яшьләргә үзенең киңәшләрен бирде һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләп озатып калды: "Һәрвакытта да инициативалы булыгыз. Кызыксыныгыз, катнашыгыз, үзегезне бар яктан да күрсәтергә тырышыгыз. Шул вакытта гына сез эшегездә югары үрләрне яулый алачаксыз", - диде. Аннары алар өчен шушы ук цехта экскурсия үткәрелде.
Киләсе тукталыш 5 нче ЦДНГ иде. Әлеге цехта нефть тарихына өлеш керткән, бүгенге көндә дә нефть чыгаруда зур роль уйнаучы 3 нче скважина урнашкан. Цех җитәкчесе Наил Галимов яшьләрне кыскача гына бу скважинаның тарихы, кечкенә музейлары белән таныштырып үтте: "Ромашкино структурасында девон катламнарында нефть ятмаларын тикшерү өчен 1946 елны 3 нче бораулау скважинасы төзү турында карар кабул ителә. Шул елның 15 июленнән бораулау мастеры Вәлиуллин җитәкчелегендә әзерлек эшләре башлана. 1947 елның 31 гыйнварыннан бораулау эшләренә тотыналар. Һәм, ниһаять,
1948 елның 15 июлендә нефть бәреп чыга! Шулай итеп, бу скважина безнең илдә нефть сәнәгатенең язмышын, үсешен күп елларга билгеләгән, - диде. Ул яшьләргә үз теләкләрен җиткерде. - Алдагы юлыгызда бары тик уңышлар гына телим, сезгә катлаулырак булыр, чөнки нефть чыгаруның соңгы стадиясендә эшләргә туры килә".

Аннары яшь хезмәткәрләрне 1968 ел-ның 1 октябрендә оешкан нефть музее белән таныштырырга алып киттеләр. Экскурсия тәмамлангач, өч юнәлештә таралышкан яшьләр "Лениногорск" шифаханәсендә кабаттан бергә очрашты. Алар барысы бергә чәй эчеп алганнан соң, конференция залына юнәлде. Анда яшь хезмәткәрләрнең еллык отчет-сайлау конференциясе үтте. Конференциядә барлыгы 245 кеше катнашты. Аны яшьләр эшләре буенча алдынгы инженер Чыңгыз Мөхәммәдов алып барды.

Чакырылган кунаклар арасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов бар иде. Алар яшь хезмәткәрләрне котладылар, үз теләкләрен җиткерделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.
Чыңгыз Мөхәммәдов яшьләр коми-тетының еллык эше турында хисап тотты. "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсендә 665 яшь хезмәткәр эшли, бу гомуми күләмнең 28 процентын тәшкил итә. Идарәдә яшьләрне кызыксындыру өчен күп кенә программалар эшләп килә. Әлеге программаларга "Татнефть" җәмгыяте уздырган барлык чараларда катнашу кергән. Яшьләр белән эшләгәндә спорт өлкәсенә зур игътибар бирелә. Нефть һәм газ чыгару идарәсенең үз хоккей командасы булдырылган, "Аек, сәламәт Лениногорск" дигән акцияләр уздырылган. Белемне арттыру өстендә дә эшләр башкарыла, инглиз телен өйрәнү буенча курслар оештырылган. Моның нәтиҗәсе булып, идарә командасының "Татнефть" җәмгыяте тарафыннан инглиз телендә уздырылган "Брейн-ринг"та катнашуы һәм шулай ук "Татнефть" җәмгыятенең инглиз теллеләр клубына кабул ителүе тора.

Сәнгать өлкәсендә булган сәләтләрен күрсәтү, үстерү мөмкинлекләре дә тудырылган. Яшьләр комитеты шулай ук ветераннар оешмасы белән дә элемтәләрне өзми, аларга һәрдаим ярдәм итәргә атлыгып тора. Көз, яз айларында үткәрелүче өмәләрдә дә катнашмый калмыйлар, шәһәрнең чисталыгын, матурлыгын сак-лауны үзләренең бурычы дип саныйлар. Яшь белгечләр берләшмәсе эшенә нәтиҗәләрне Айрат Габбасов җиткерде. Аңардан соң спорт методисты Дмитрий Арестов чыгыш ясады. Кайбер цех җитәкчеләренең үз хезмәткәрләренә спорт ярышларында катнашу мөмкинлеген чикләвен, аларны ярышка җибәрми калуларын тәнкыйтьләде ул: "Шуның аркасында "Татнефть" җәмгыяте уздырган спорт ярышларында алдынгы урыннарны яулый алмыйбыз", - дип белдерде.

Чыгыш ясаучыларның әйтәсе сүзләре тәмамлангач, "2011 елның иң яхшы яшьләр оешмасы" дигән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр бүләкләнде. Яшьләр комитеты эшчәнлегенә үз өлешләрен керткән яшь уйлап табучылар (рационализаторлар) һәм яшь хезмәткәрләр дә игътибарсыз, бүләксез калмады.

Бүләккә лаек булучыларны тәбрикләүләр тәмамлангач, 2011-2012 елга "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең яшьләр комитетына, яшь белгечләр берләшмәсенә һәм аларның рәисләре вазифасына сайлаулар узды. Шулай ук "Татнефть" җәмгыяте конференциясенә барачак делегатлар да сайланды.
"Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов тагын бер тапкыр яшь белгечләрне тәбрикләде, аларга уңышлар теләп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса