Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Яшьлек сукмаклары буйлап күңелсез сәяхәт

Күпләр кебек мин дә көндәлек алып барам. Шуның бер битендә язылганнар белән, газета укучылар, сезне дә таныштырасым килә.

Лариса КАМИЛОВА.
Карабаш бистәсе.
Фазыл Вәлиәхмәт фотосы.

…Бүген 20 апрель, дустым белән балалык елларында йөргән сукмаклардан карап, барлап кайтырга булдык. Яшел зонадагы таныш күл буена килгәч, башта танымадык та үзен, чөнки табигатьнең гүзәл бер урынында урнашкан искиткеч матур кечкенә генә күл тимерчыбык белән уратып алынган, ә аның каршындагы Соңгы кыңгырау көнне истәлеккә фотога төшкән калкулыкны тапталган урында вагончык кую өчен экскаватор белән урталай ярганнар.
Сакта торучы безнең якка усал гына итеп карап куйды, ә инде бу ни хәл дип сораштыра башлагач, күлнең 49 елга арендага бирелүен хәбәр итте. Күлдә шундый зур күләмдә үрдәкләр үстерү тирә-юньне экологик чистартуга бер дә уңай йогынты ясамавы турында үз фикеремне әйтә башлагач та, бу билгесез кешедән бернинди җавап ала алмадык.

Шәхсән үземнең арендаторларның коммерциягә нигезләнгән проектлары турында берни дә беләсем килми. Миңа бу кызык түгел, аеруча борчыганы менә нәрсә: бу тирәдә хәзер тал песие (алтынсу верба) үсми башлаган, ә бит без аңа ел саен карап, хозурлану өчен килә идек, бәбкә үләне дә чыкмаячак, кайчандыр күлдә үскән ак төнбоекларны (кувшинкаларны) да башка күрмәячәкбез. Арендатор бөтен яр буен ерып, ботарлап бетергән. Тирә-якта өем-өем актарып ташланган җир таулары, күңелсез сарайлар, электр баганалары тырпаеп тора. Менә шулай ландшафтны бозып, табигатебезгә зыян салырга кем рөхсәт бирде икән бу затка?

Җәмәгать, безнең Карабашта менә шундый хәлләр. Үрдәкләр пычратып бетергән күлдә коенасыгыз, аның тирәсендәге җир өемнәрендә ял итәсегез килсә, килегез безнең якларга. Күрерсез бөтен "матурлык"ны.

Антон Чеховның атаклы әсәрендәге кисеп ташланган чия бакчасын сагынып юксынган герой кебек, без дә күңелсезләнеп кайтып киттек күл буеннан.
49 ел аренда - ул бит үзе бер гомер. Бу вакыт аралыгында яклаучысыз Табигатькә тагын кемнәр күпме зыян салырлар икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса