Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Яшь буын белсен дип

Ярослав Гашек музее хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына үз бүләген әзерләгән. Алар Бөек Ватан сугышы елларына багышланган күргәзмә ачты. Әлеге үзенчәлекле күргәзмә сугыш елларындагы төрле темаларга багышланган баннерлар формасында ясалган. Һәр баннерда аерым тарих битләре чагылдырылган: менә фронт белән тылны бәйләп торучы өчпочмаклы хатлар, Орша дивизиясе оештырылган чор документлары, тыл...

Ярослав Гашек музее хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына үз бүләген әзерләгән. Алар Бөек Ватан сугышы елларына багышланган күргәзмә ачты.

Әлеге үзенчәлекле күргәзмә сугыш елларындагы төрле темаларга багышланган баннерлар формасында ясалган. Һәр баннерда аерым тарих битләре чагылдырылган: менә фронт белән тылны бәйләп торучы өчпочмаклы хатлар, Орша дивизиясе оештырылган чор документлары, тыл хезмәтчәннәре, госпитальдә эшләүчеләр фотолары, әсирләрнең тоткынлыкта язган хатлары, 9 майда чыккан газета битләре. Әлеге кадерле документларны музей хезмәткәрләре Бөгелмә архивы җитәкчелеге һәм бөгелмәләр белән берлектә туплаган. Күргәзмәдә куелган документлар олы тарихның берничә факты гына, шуңа карамастан, биредә фашизмны җиңүгә китергән вакыйгаларны күзаллау авыр түгел.

Күргәзмә ачылу тантнасына Бөек Ватан сугышы ветераны Виталий Антонович Миленчук (рәсемдә) чакыру алган. Ул кадет мәктәбе укучыларына үзенең сугыш хатирәләре турында сөйләде.

Тарихи документлар җыелган күргәзмә июнь азагына кадәр эшләячәк. Соңыннан аны музей хезмәткәрләре күчмә күргәзмә итеп ясаячак -- 9 Май язын, Җиңү бәйрәмен алып килгән документлар мәктәпләргә юл алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса