Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Ярый әле сез бар, хөрмәтле укучыларыбыз (+ФОТО)

"Бөгелмә авазы" газетасын яратып укучылар, редакция хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торучылар шактый. Хәтта бик күп дияр идем. Халык өчен бу басма җан азыгы булып тора. 25 ел дәверендә газетабыз үз районыбызда гына түгел, илебезнең күп төбәкләрендә дан казанды. "Бөгелмә авазы" ул, кемдер өчен туган шәһәре, туган җире сулышы да. Чөнки...

"Бөгелмә авазы" газетасын яратып укучылар, редакция хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торучылар шактый. Хәтта бик күп дияр идем. Халык өчен бу басма җан азыгы булып тора. 25 ел дәверендә газетабыз үз районыбызда гына түгел, илебезнең күп төбәкләрендә дан казанды. "Бөгелмә авазы" ул, кемдер өчен туган шәһәре, туган җире сулышы да. Чөнки чит җирләрдә яшәүчеләр аны: "Җентекләп укып барабыз, бик яратабыз, газетабыз киләчәктә дә яшәсен!" - дип, хатлар язып торалар.

Гозер белән килүчеләр дә шактый редакциябезгә. Бөгелмәлеләр безнең газета аша проблемаларын чишә, үз сорауларына җаваплар таба. Рәхмәтләрен дә төрле кеше төрлечә әйтә. Кемдер, чәй янына дип, бавырсак, чәкчәк һәм башка тәм-том алып килә, кемдер чын күңелдән дога кыла, изге теләк тели. Күптән түгел редакциябезгә, үтә матур кысага куелган зур фото күтәреп, "ТатНИПИнефть" хезмәткәре, галим Рәмзис ага Кадыйров килеп керде.

- Газетаның юбилеена миннән бүләк, редакция коллективы төшкән фотогызны зуррайттым әле, истәлек булыр", - дип, редакция хезмәткәрләре портретын безнең кулларга тапшырды.

Көтелмәгән бүләк булды ул, һәрберебезнең авызы ерылды. Бик куандырды безне Рәмзис ага, үзенә дә зур рәхмәт әйтәбез. Ә менә шушы көннәрдә редакциягә Зәйтүнә апа Сәйфиева шылтыратты.

- Айгөл кызым, ваза белән чәчәкләр бәйләп куйдым, килеп ал әле, - диде ул.

90 яшьлек оста куллы әби бәйләгән розалар хәзер кабинетыбызны ямьләп, суык көндә җылылык, ямь биреп, янып-балкып утыралар.

Рәхмәтләрен җиткереп торучыларга, безнең газетаны укып баручыларга без коллективыбыз белән зур рәхмәтләр әйтәбез. Гел шулай бергә яшәргә, бергә булырга насыйп булсын. "Бөгелмә авазы" - безнең газета.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса