Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ярату хакына

"Җәй бик авыр үтте, авыллардан килеп торган авырулар язарга вакыт калдырмады, төннең теләсә кайсы минутында ярдәм сорап ишек шакулар, иң ерак авыл хастаханәләренә сикәлтәле юллар бер дә үтмәс кебек иде. Әмма хәзер бу җәй кебек рәхәт җәем булганы юк та кебек тоела. Алҗуга карамастан, яшәү мәгънәле һәм омтылышлы иде". Язучы...

Медицина хезмәткәрләренең бәйрәм тантанасы 11 июньдә сәнгать мәктәбенең олы залында үтте. Аларны муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов, Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин котладылар.
Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотолары.
Үз белгечлекләрендә "Иң яхшы" дип табылган шәфкать туташлары, авыл фельдшерлары тәбрикләнде, аларның күкрәген кызыл почет тасмасы бизәде. Спартакиада батырларының алтын кубокны алгандагы шатлыгын тыеп торып булмый иде. "Дружба" һәм "Солнышко" балалар бию ансамбльләре, Бөгелмә, Баулы һәм Лениногорск үзешчәннәре, Алексей Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры артистлары котлады.
"Бөгелмә сәламәтлек саклау системасының югары рухи принципларын Н.М. Земляницын, Е.С. Сигал, В.В. Широких кебек якты шәхесләр нигезләделәр. Медицинабызны зыялылык, мактаулы исемнәргә карамый, кешеләргә якынлык һәм югары мәдәният аерып тора, - диде тәбрикләү сүзендә Илдус Әсгать улы. - Без аларның ихтирамлы мөнәсәбәтен югары бәялибез".
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган табибы Иршат Рәшит улы Измайловның чыгышы теләктәшлек һәм ил-һам рухында булды: "Шулай да нинди гаҗәеп безнең һөнәребез. Һәр сәгатьтә, һәр мизгелдә шәфкать өләшергә мөмкинлегебез бар. Кешеләргә мәрхә-
мәт хакына без бу һөнәрне сайладык.
Бүгенге бәйрәм вакытында да 1 570 хезмәткәрнең 32 проценты стационарда кизү тора, чөнки 527 авыру кеше аларның игътибарына мохтаҗ. Алар арасында бик авыр чирлеләр бар.
Авыр чакта кешеләргә ярдәм итә алуыбыз белән без җәмгыятьтә иң бәхетлеләре, мөгаен. Шушы һөнәребез аша дөньяга аваз салган тәүге минутыннан алып, ахыргы адымына кадәр кешеләргә кирәкле.
Кичә сугыш ветераннары өчен махсус оештырылган палаталарның рес-публика конкурсында "Лауреат" исемен алуы билгеле булды: барлыгы 148 дәвалау учреждениесе арасында 7 Дипломның берсен без алдык. Шәһәр көне уңаеннан медицина хезмәткәрләре өчен 12 фатир сафка басачак. Бала табу йортын ачу кебек олы хезмәт-не башкардык: бүген яшь аналарыбыз яхшы шартларда тәрбияләнә. Бу район башлыгының җаваплы мөнәсәбәте белән тормышка ашты".
Нурлар чәчеп торган сәхнә түрендә күбәләктәй кыз бала Дарья Кириллова акушерка булып эшләүче әнисе өчен "Мин хыялымны ясар идем" дигән җырны башкарды. Җырның матурлыгына һәм баланың музыкаль сәләтенә сокландык.
Табиб һәм табибәләрнең күп өлеше, аерым өлкәдә игътибарга алынып, чәчәк бәйләмнәренә лаек булды. Үз эшен яратып башкарган гүзәл кешеләрнең елына бер килгән гүзәл бәйрәме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса