Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ямьлерәк тә, җанлырак та...

17 июньдә Бөгелмә муниципаль районы территориясендә эшләүче мөселман балалар лагерьларының беренче сменасы тәмамланды.

Хәбир ХАНОВ.

Бөгелмә үзәк мәчетендә генә дә 7дән алып, 18 яшькә кадәрге 60ка якын малай ял иткән. Сораштырулардан аңлашылганча, узган еллардан аермалы буларак, быел мәчет яны лагерьларында укыту, төрле уеннар оештыру мәсьәләсендә, гомумән, бар яклап та сыйфат ягыннан алга китеш күзгә күренеп тора икән. Мәсәлән, күп лагерьлар балалар арасында футбол, волейбол ише уеннарны оештыру, музейларга экскурсияләргә бару белән чикләнсәләр, "Сәлам" лагере исә бу яктан күпкә алга атлаган. Беренче сменада ял иткән балалар яңа уеннар өйрәнгәннәр, үзешчән сәнгать түгәрәге эшләгән, шәһәребезнең истәлекле урыннары, чишмәләр буйлап сәяхәт иткәннәр. Шулай ук балалар Татарстанда үзенең зурлыгы һәм куәте буенча икенче урында торган аэропортта булганнар. Биредә самолет һәм вертолетларны үз күзләре белән күреп кенә калмаганнар, һава судноларының кабиналарына кереп карарга да рөхсәт иткәннәр аларга.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин беренче сменаны ябу тантанасында барлык балаларга Татарстан мөфтиятеннән җибәрелгән истәлекле бүләкләрне (китаплар һәм вәгазь язылган аудиодисклар) таратты һәм бу игелекле эштә катнашучыларның барысына да рәхмәтләрен җиткерде.

Бу көнне шәһәребезгә якын урнашкан Таллы Бүләк, Батыр, Сугышлы, Кодаш авылларында һәм Карабаш бистәсендә дә мөселман лагерьларының беренче сменасы тәмамланды. Аларда беренче чакырылышта 100гә якын бала йөргән. Икенче төркемдә үзәк мәчеттә - кызлар өчен һәм Алгада малайлар өчен лагерь эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса