Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Ямьле булсын су буе...

Татарстан Республикасында быел игълан ителгәнчә, сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы кысаларында, Быел Бөгелмә муниципаль районындагы сулыкларның яр буйларын, шул исәптән шәһәр сулыгы, Хәким күле тирәсендә тиешле территорияләрне чистарту, карап тоту, төзекләндерү эшләре башкару өчен алар шәһәрдә эшләүче предприятиеләргә билгеләп, беркетелгән иде. 13 июльдән 23 июльгә кадәр "Яр буйларын чистарту"...

Татарстан Республикасында быел игълан ителгәнчә, сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы кысаларында, Быел Бөгелмә муниципаль районындагы сулыкларның яр буйларын, шул исәптән шәһәр сулыгы, Хәким күле тирәсендә тиешле территорияләрне чистарту, карап тоту, төзекләндерү эшләре башкару өчен алар шәһәрдә эшләүче предприятиеләргә билгеләп, беркетелгән иде. 13 июльдән 23 июльгә кадәр "Яр буйларын чистарту" ункөнлеге узды.

23 июльдә шәһәр уртасындагы сулык буен чистарту максатыннан, "Чиста яр буе" дигән акция оештырылды. Бу чарада сәламәтлек саклау, мәгариф идарәләре учреждениеләре, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре, "Татнефть" җәмгыятенең механика заводы, җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп", "НПО НТЭС", "НПП ГКС" коллективлары, Бөгелмә технологик транспорт идарәсе хезмәт ияләре актив катнаштылар.

Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә "Чиста яр буе" акциясен хуплап каршы алдылар. Бу көннәрдә шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе янындагы сулык, Берёзовка, Кодаш, Кече Бөгелмә авыл җирлекләре территорияләрендәге гидротехник корылмалар, Ключи авылындагы буа, Наратлы һәм Иске Сумароково авылларының сулыклары, Спас авылындагы чишмә һәм Шайтанка елгасы тирәләре, яр буйлары чистартылды, чүп-чардан арындырылды.

Бөгелмә муниципаль районы Советының күмәк мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлегеннән хәбәр итүләренә караганда, бу көнне экологик акциядә барлыгы 600 кеше катнашкан, 45 берәмлек техника эшләгән, 400 тонна чүп-чар полигонга илтеп түгелгән. Су буйлары ямьләнеп, чистарып калды.

Ә.Шәвәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса