Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

“Ягез әле, кызлар!”

8 Март алдыннан "Динамо" спорт комплексында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге һәм "ГКС" фәнни-җитештерү предприятиесе хатын-кызлар командалары арасында иҗади-спорт ярышлары булып үтте. Кунакларны һәм бәйгедә катнашучыларны бүлек начальнигы полиция полковнигы Ринат Билалов, "Динамо" спорт комплексы җитәкчесе Руслан Яфасов һәм Россиянең атказанган тренеры Николай Капитонов тәбрикләде. Ярышлар волейбол уены белән башланып китте....

8 Март алдыннан "Динамо" спорт комплексында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге һәм "ГКС" фәнни-җитештерү предприятиесе хатын-кызлар командалары арасында иҗади-спорт ярышлары булып үтте.

Кунакларны һәм бәйгедә катнашучыларны бүлек начальнигы полиция полковнигы Ринат Билалов, "Динамо" спорт комплексы җитәкчесе Руслан Яфасов һәм Россиянең атказанган тренеры Николай Капитонов тәбрикләде.

Ярышлар волейбол уены белән башланып китте. Җиңүче командага ("ГКС" НПП) күчмә кубок һәм татлы приз белән бүләкләнде. Аннары гүзәл затлар "Ягез әле, кызлар!" уеннарында көч сынашты. Беренче урынны - тикшерү бүлеге, икенчене - "ГКС", өченчене бүлекнең җәмәгать тәртибен саклаучылары командасы яулады. Эчке служба командасы "җиңүгә омтылышлары өчен" мактауга лаек булды.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, призлар, шулай ук барлык хатын-кызларга чәчәкләр тапшырылды.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса