Ә аңарчы Яңа елны 1 сентябрьдә каршылаганнар. Яңа ел төнендә салютлар аттыруны, чаналар шууны, Яңа ел алдыннан өйләрне һәм капкаларны нарат ботаклары белән бизүне Петр I уйлап таба. Ә менә ёлка бизәү XVIII гасырда Австриядә, XIX гасыр башында Франция, Чехия, Венгрия илләрендә, Россиядә XIX гасыр уртасында гына кереп китә. Шул ук вакытта диярлек Яңа елның төп персонажы булып Кыш бабай да кертелә Бали утравында елына 210 көн туры килгәнлектән, Яңа елны бик еш каршылыйлар.
Яңа ел төнендә Шотландиядә һәр өйнең ишеге ачык, кем теләсә шул кунак булып чыга ала. Кубинлылар Яңа ел төнендә җиргә кувшиннан су коялар, киләсе елның шул су кебек чиста, якты булуын телиләр. Румынияд