Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү артачак

2017нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү арта. Ата -аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була. Түләү суммасы артуы мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары үсүенә, шул исәптән азык-төлек продукциясенә бәяләр артуына, балалар бакчаларының сабыйларны карауда-тәрбияләүдә катнашкан персоналының хезмәт хакы үсүенә бәйле....

2017нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү арта. Ата -аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш була. Түләү суммасы артуы мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары үсүенә, шул исәптән азык-төлек продукциясенә бәяләр артуына, балалар бакчаларының сабыйларны карауда-тәрбияләүдә катнашкан персоналының хезмәт хакы үсүенә бәйле. Бу хакта Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Биредә шуны билгеләп үтик: балалар бакчасында баланы карап тору чыгымнарының күпчелеген (70 процент чамасы) дәүләт үз өстенә ала. Ата-аналар түли торган сумма учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисалга, бүген киң таралыш алган төрдәге балалар бакчасында (гомуми үстерелешле) 10,5 сәгать дәвамында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар йөргән өчен ата-аналар 2770 сум түли. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан бәя 227 сумга арта һәм 2997 сум була.

Ата-аналарга каралган ташламалар һәм компенсация түләү гамәлдә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса